Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Хәтер сандыгым тулы

Фәнүзә Сабирова

Асты өскә килә кебек дөньям,

Беләм үзем алай түгелен.

Тик нигәдер тыеп кына булмый:

Үрсәләнеп елый күңелем.

Уйлар һаман әллә кая чаба,

Фикерләрем никтер чуалган.

Күңелем дә бүген ап-ак түгел,

Киенеп куйган кебек чуардан.

Уйларымның очын табармынмы

– Әйтүләре кыен хәзергә.

Инде менә ерып чыктым, дисәм,

Әллә ниләр төшә хәтергә.

Яманнары белән бергә үрелеп

Яхшысы да булды – беләмен.

Сандыгымны барлап куйдым, дисәм,

Сагыш кочагына керәмен.

Хәтер сандыкларым шыгрым тулы,

Охшамаган үзе сергә дә.

Кешеләргә чәчеп булмаганы

Бардыр аның, бардыр сездә дә.

Фото:https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев