Туган як

Хатирә

шигырь

Яткан чагым бишектә,
Ике күзем ишектә:
Аннан әнинең керүен
Күреп калу ничек тә.
Вакыт дигән йомгак кына,
Никтер, озак сүтелә.
Имезлек тә тәмсез түгел -
Җитми әни сөтенә.
Үз вакыты җитү белән,
Әни кайтыр әбәткә,
Беренче эш итеп, мине
Имезәчәк, әлбәттә.
Көт-көтә көтек булгач,
Тагын йоклап кителгән.
Истә калган уянганым,
Әни үпкәч битемнән.
«Оҗмах» диеп тел чайкыйбыз –
Белмибез пычагым да.
Бала өчен – ул чын оҗмах,
Әниләр кочагында.
Ул үзе бер могҗиза бит
Сөт белән тулган ими.
Шуны имеп үсәбез ич:
Ни дисең, шулай дими?
Дәүләт бүген алдый безне,
Күзгә җибәрә төтен.
Берни алыштыра алмый
Һич кайчан әни сөтен.
«Мин үскәндә бу ризыклар
Булмады», – дип көрсенмим.
Әни сөте имеп үскән
Бәхетленең берсе мин!
Рифкать Имаев

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: