Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кешнәргә генә кала...

Бер уйласаң, монда искитмәле берни дә юк кебек, икенче яктан тыелып дәшми калырга да ярамый. Без, атлар, авыр эш өчен яратылсак та, уйлый да беләбез. Эчемә җыелган ризасызлыкка чыдар әмәлем калмады, калганнар да белсен, башкача булдыра алмыйм.

Зоотехник Фәризун мине җигеп азапланганда, ачуымнан чыдый алмыйча, арбаның сул тәртәсен тоягым белән тибеп сындырдым. Арба төбенә нәрсәдер салып кайтырга булган ахры, урламый торсын әле! Колхозлар таралып, фермалар ябыла башлагач, авылда атлар калмады. Зур машиналарга иң әүвәле ферма сыерларын төяделәр, аннан атларга чират җитте. И-и, ишетсәгез иде, кузгалып киткәндә аларның кызганыч кешнәүләре әле дә колагымда тора. Шул чакны Фәризунның: «Болары колбасага», – дип,  тешләрен ыржайтып көлүен һич тә оныта алмыйм. Чиратым җиткәч: «Бу җирән кашка таза күренә, кирәге чыгар, калдырыгыз», – дип миңа тимәскә кушты. Соңыннан аның турында, берничә дистә савым сыер алып, ниндидер программа буенча фермер булырга җыена, дип сөйләделәр. Сәнәкне кайсы җиреннән тотарга белмәгән башың белән булырсың фермер, пычагым! Кулыңда зоотехник дипломы булып кына мал үстереп булмый әле ул! Башка маллар алдында мине «Җирән» дип мыскыллавын һич оныта алмыйм. Әле дә хәтерлим, фермага әнисенә ияреп килгән малай учы белән маңгаемнан сыйпап миңа «Йолдыз» дип дәште һәм иреннәремә конфет каптырды. Кем белгән аны, бәлкем минем кушаматым,  зоотехник әйткәнчә, алай ук ямьсез  түгелдер?! Ишетүе рәхәт, бәләкәй малай авызыннан яңа исемем ничек  матур яңгырый!
Хәзер фермада миңа эш икеләтә артты, бар булган йөкне камыт киеп тарту миңа гына калды. Җитмәсә, Фәризун кулына эләккәнне үз йортына ташырга да онытмый. Трактор арбасына салып урласа, тавышын бөтен авыл ишетәчәк. Минем капка төбенә әкрен генә килеп туктавымны беркем сизми кала. Арбадагы берничә капчык фуражны «выжт» итеп лапасына аударганны да күрмиләр. Бервакыт, ичмасам күзе ачылсын дип, ачуымнан күршесенең койма башын кимереп тордым. Юк шул, анысы да күрмәгән, икенче килүемдә мин кимергән агач койма урынына тимер сетка тотып куйганнар иде. 
Дөрес, хәзер атларга гына ышанып бетермиләр, урамда техника заманасы, хуҗабызның да ике тракторы бар. Тик аларга ышаныч аз, йә соляркасы, йә кирәкле запчасте юк, болары булганда трактористы айнымаган була. Күпме тырышып эшләсәм дә, тамагым ач, ашарга җитми. Сыерлардан калган әчегән силосны җан асрарлык кына итеп бирәләр. Былтырдан калган ул силосны ашап кына, икешәр потлы ун-унбиш капчык салынган арбаны тартырга, каян килеп җегәр килсен ди? Их, Фәризун, программа буенча акча алдың, кая  безгә дигән арпаң, фуражың?! Монда кешнәп кенә калып булмый, кешечә сөйләшә белсәм, җан көчемә бөтен тирә-якка бу турыда кычкырыр идем! 
Үземнең генә җитешә алмавымны күреп, хуҗам күрше чуваш авылыннан тагын бер ат – Пашканы алып кайтты. Нәрсә дип була аңа карап? Аның элекке хуҗасын көмешкә эчеп юлдан язган дип сөйләделәр. Хәтта Пашканың тиресенә тикле хуҗасының самогон исе сеңеп калган. Аны аңлавы авыр, ул безнеңчә белми, мин чувашча. Татарча әйтсәләр, берни аңышмыйча, тик аңгыраеп карап тора. Шулай да, икебез дә авыр йөк тартканга, уртак тел тиз таптык. Пашка әле беркөнне генә: «Авылымда мине яшь, чибәр бия көтеп калды, шуны сагынам, монда беркемгә кирәгем юк», – дип зарланып торды.  
Безне бетерергә күпме генә тырышсалар да, авылда аттан башка әллә ни майтара алмыйлар. Хәзер ике йортның берсендә мотоблок бар, аның ничек эшләвен үз күзләрем белән күреп тордым, юньләп сукаламыйча, җирне елатып, ермачлап кына чыга. Бервакыт бәрәңге җирен сукалап чыгарга мине Бәкерҗан карт сорап торды. Яраткан эшем булганга, аның егерме сутыен бер сулышта йөреп чыктым. Ул карт миңа мең рәхмәтләр укып, туйганчы башак ашатты. Ярылып беткән учлары белән ялларымны рәтләштерде. И-и, менә бит ул дөнья рәхәте! Беләсе иде, кайсы башсызы, авылда атның кирәге калмады дип, акыл сата икән. 
Кичә колак чите белән безнең хуҗаның, кредит алып йөз баш сыерлык зур ферма салдырам, дип мактанганын ишетеп тордым. Шулчакны: «Бу фермада бар эшне техника башкарачак», – дип, ул Пашка белән минем якка карап куйды. Әһә, болай булгач, безне дә колбасага озатачаклармы?! Озатмый торыгыз әле! Их, Фәризун, кредитыңны түли алмасаң, фермадагы утыңны-суыңны өзеп куйган хәлдә, болай да ябык сыерларың нишләр синең?! Пашка белән икебезгә көненә ике уч арпа белән бер кочак печән җитә. Нишлисең, тамак туймый инде, ач килеш басып торганда: «Ашатыгыз!» дип кычкырасы килә, булмый, кешечә сөйләшә алмыйбыз. Тора-бара бәлкем, кычкыруыбызны да ишетерләр, тик әлегә: «Җәмәгать, нишлисез, безне харап итсәгез, авылыгыз да юкка чыгачак»,  – дип, кешнәргә генә кала...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев