Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кешегә кое казысаң...

Орынып торган күршем Чапайны әйтәм әле. Аның бит чын исеме алай түгел. Әти – әнисе Хәмбәл дип исем кушкан. Метрикәсендә дә шулай дип язылган: Хәмбәл Локман улы Шәфиев... «Чапай» дигәне кушамат кына аның. Үзе гаепле. Менә хәзер гомерлеккә ябышып калды үзенә әлеге кушамат. Ничек килеп чыкты дисезме?

Без үскән заманда күңел ачу чаралары бик сирәк үткәрелә иде. Аның каравы «Чапаев» дигән кинотасманы атнасына икешәр мәртәбә әйләндерәләр иде. Хәмбәл әнә шул Чапаев образына кереп китмәкче булды, күрәсең. Саллы гына таякның бер очына озын гына бау бәйли бу һәм аңа иске, тишелеп беткән алюминий кәстрүлләр, таслар, чиләкләр, консервы банкалары һәм тагын әллә нәрсәләр тагып бетерә. Аннары әнә шул таягына атлана да, авыл урамы буйлап элдерә. Ә уң кулында каз оясы үрә торган чыжлап торган тал чыбыгы булыр. Тизлекне арттырган саен тузан өермәсе күтәрелә генә бара. Урамдагы кош-корт, эте, песие кая качар урын тапмый. Шундый шау-шу куба ки, җир күчәреннән ычкына диярсең.
– Юл бирегез, Чапай килә, Чапай! – дип, тирә-юньгә сөрән сала Хәмбәл. 
Әнә шул вакытлардан Хәмбәлгә «Чапай» кушаматы ябышты да калды. Хәзер шул кеше минем күршем инде. Күрше дигәннән, минем мәрхүм бабай: «Туганыңнан да  артык күргән күршең булсын», – дип әйтеп калдырган. Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята. Чөнки көндәлек тормышта шатлыклары да, кайгылары да гел булып тора. Бу очракта кем белән бүлешергә, уртаклашырга соң? Әлбәттә, күршең белән. Аннан соң бит әле аш-суга йөрешергә, дөнья хәлләрен белешергә дә күрше кирәк. Тик бу яктан Хәмбәл белән минем борчаклар пешми. Андый яшәү рәвеше нечкәлекләренең асылына төшенү өчен Чапайга яңадан туарга кирәктер, мөгаен. Юкса, алама гадәтләреннән һич кенә дә арына алмый. Бөтен шөгыле – этлек эшләү, әләк-чәләк китерү, тиктомалга яла ягу, тырнак астыннан кер эзләү...
Аның көтүдән качып кайта торган бер кәҗәсе бар. Шуның белән авыз чайкарга иллә ярата да инде.
– Син, күрше, – ди, – минем кәҗәне савып, сөтен май заводына тапшырасың икән. Оят түгелме!?
Исем-акылым китте.
– Тоттыңмы, күрдеңме, – дим.
Дәшми.
–  Юкка яла яккан өчен статья бар, бүген үк унбиш тәүлеккә утырта алам, беләсең килсә...
– Дәлилләрең бармы соң? – ди бу.
– Кесә диктофонына яздырдым теге вакытта. Моннан соң чамалап сөйләш. Авызда чакта сүзгә син хуҗа, ә авыздан чыккач, сүз үзе хуҗа. Төшендеңме? Фермер башым белән синең бер стакан кәҗә сөтенә калган дип беләсеңме әллә? Әнә унбишләп сыер савам. Кая булса да олактыр ул сакал-баеңны, асра сыер. Кәҗә дә булдымы мал?! – дип кул селтәдем.
– Рәнҗетәсең, күрше, – ди бу үпкә сүзен белдереп. – Кәҗә – ул ярлының сыеры, минем өчен яшәү чыганагы...
Ни әйтсәгез дә әйтерсез, уңмадым мин күршедән. Көн тудымы, койма ярыгыннан минем ихатаны күзләп йөри бит. Кайда нәрсә ята... Кызык иттем әле үзен. Аның ягын биек койма белән әйләндереп алдым. Элекке Берлин стенасыннан бер дә ким түгел. Бераздан күрәм: сарай кыегына форточка сыман нәрсә әмәлләгән бит, каһәр. Шуннан башын тыгып, ишегалдын күзәтә. Бу исә «Белые солнце пустыни» фильмындагы комнан башы гына калкып торган артист Спартак Мишулинны хәтерләтә иде.
Аннары сөйләшүенең дә ата-анасы юк. Мин аның тел төбен аңлыйм, ә күпләр өчен сер булып кала бирә. Шулай бервакыт төзү материаллары бушатып ятканда, киереп ачып куйган тәрәзәсеннән сәер сүз ишетелде.
– Пират, пират, ишетәсеңме, бу мин – Аргуст, шефның кәефе шәп, сито!
Безнең телгә әйләндергәндә болай килеп чыга: «Күршем шикле әйбер алып кайтты, тизрәк килеп җитегез!»
Чыннан да, озак вакыт үтмәде, ихатада лесник гәүдәсе күренде. Хәл-әхвәл сорашып тормады, тизрәк атакага күчте:
– Кайсы урманнан, кем рөхсәте белән кистең бу агачларны. Кем диләнкәсе, ничәнче квартал?
– Мондый шәм кебек наратлар безнең тирәдә гүпчем үсми, син череп ауган, муртайган агачларыңны күз уңында тотасыңдыр? Ялгышасың, брат!
«Красный Бор» могҗизасы бу! Документларын күрсәтимме?
Лесник дәшмәде, кызарынды-бүртенде һәм тизрәк чыгып китү ягын карады.
Көннәрнең берендә күрше авылда күптәнге танышым шалтыратты.
– Трактор кирәк дигән идең, үземнекен сатам, килеп ал, кредит түлисем бар, – ди бу.
Акча янчыгына күз салдым – җитми. Банкка бармый булмас, дим. Әле анысы да шәһәрдә. Ара якын түгел. Киттем матайга атланып. Кайтканда яңгырга эләктем. Иште генә. Юешләнмәгән бер җирем дә калмады. Кыштырдап торган бишйөзлекләрем шәлперәйгән. Нишләргә? Хатын, идәнгә төзеп киптерергә кирәк, ди. Эшкә тотындык. Нәкъ шул вакыт болдырдан күрше Чапай тавышы ишетелде:
– Ни хәлләрдә ятасыз, нинди яңалыкларыгыз бар? –  дия-дия бүлмә эченә үк үтте.
– Кесә ягы такраеп китте бит әле, күрше, менә акча сугарга булдык, – дим, ярым шаярта төшеп.
Чапай идәндәге акчаларга күз сирпеп алды һәм:
– Бәй, онытып торам икән әле, газга аш куйган идем, – дип, йомышын да әйтмичә, тизрәк шылды.
Әмма күңел нәрсәдер сизенде. Юкка булмаган икән. Бераздан капка төбенә полиция машинасы килеп туктады. Араларында ОМОНнар да күренә. Погонлы ике полиция хезмәткәре килеп тә керде. Үзләрен таныштырганнан соң, берсе әйтеп куйды:
– Димәк, акча сугабыз?! Кая, китерегез әле станогыгызны?
– Миндә бернинди дә станок юк, дим, күрше Чапайдан алып торган идем...
Әлеге төркем күршегә таба атлады. Керсәләр, Чапай көмешкә куып ята икән. Бераздан кулына богау салынган Чапайны ике ОМОНчы, як-ягыннан тотып, ишегалдына алып чыкты. Өченчесе көмешкә аппаратын култык астына кыстырган. Машинага алып барганда, Чапай каерылып-каерылып безнең якка карады. Шуннан бирле аны күргән юк.
Федор ЕРМАКОВ. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев