Туган як

Кемнеке кем?

Подъезд каршындагы эскәмиядә өч карчык гәп куертып утыра. Авылдан килүләренә әле озак вакыт үтмәгәне күренеп тора. Һәркайсы әйтәсе сүзен чамалап, үз дәрәҗәсен белеп сөйләшә. - Улым бик уңган, онык та шуңа тартым, әтисенә карап тырыша,- дип карчыкларның берсе сүзен башлап җибәрде. - Минем малай банкта эшли, акчаны күп ала, оныкны...

Подъезд каршындагы эскәмиядә өч карчык гәп куертып утыра. Авылдан килүләренә әле озак вакыт үтмәгәне күренеп тора. Һәркайсы әйтәсе сүзен чамалап, үз дәрәҗәсен белеп сөйләшә.
- Улым бик уңган, онык та шуңа тартым, әтисенә карап тырыша,- дип карчыкларның берсе сүзен башлап җибәрде. - Минем малай банкта эшли, акчаны күп ала, оныкны да үз урынында калдырырга тели, шуңа әзерли. Ул хәзердән үк математиканы су кебек эчә, махсус мәктәптә укый. Килен машинасына утыртып иртән илтеп куя, кичен барып ала. Бу заманда математиканы белеп, инглизчә сөйләшә алсаң, шул җитә, ди безнең килен. Шуңа оныгым минем белән хәзер инглиз телендә генә сөйләшә башлады. И-и бәләкәчем, кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшер идек, безнең авыл мәктәбендә чит тел укытучысы булмады шул, дим. Сугыштан кайткач, хезмәт укытучысы булып эшләгән Габделбарый абый гына малайларны бик оста итеп нимесчә сүгенергә өйрәтте. Чит телләрне белеп үс дип, оныгымның башыннан гына сыйпап торам. Әтисе малаен мәктәпне тәмамлаганда саф инглиз телендә сөйләшергә өйрәнсәң, бүләккә кыйбатлы смартфон алып бирермен дип ымсындыра. Үзе өчен кирәк. Шулай итсә, банкта утырган әтисен алыштыра алачак, ди килен. Миңа калса, алыштырыр дим, нишләп алыштырмасын, башкалардан ким түгел, оныгыбызның башы бик шәп эшли!
Шулчакны сабырлыгын җуеп, бәхәскә икенче карчык килеп кушылды:
- Сезнең онык әлегә инглизчә генә белә икән, безнеке инде рәхәтләнеп өч телдә сөйләшә. Килен аны мәктәпкә озатып азапланып йөрми, укытучылар безгә үзләре килә. Ата-анасы ул малайдан яхшы дипломат чыкмасмы дип өметләнә. Берничә телдә яхшылап сөйләшергә өйрәнсә, чыгар, нишләп чыкмасын ди. Илчеләр элек-электән бер-берсе белән сугышучы илләрне үзара дуслаштырып йөргәннәр ич. Ул яктан онык бабасына охшаган. Ирем озак еллар буе авылда участковый булып, урамда эчеп сугышкан ирләрне дуслаштырып йөрде. Интекмә шулар белән, тотып бәйлә дә, районга озатып җибәр, дигән чакларым күп булды. Юк, тыңламады. Алар бүген сугыша, иртәгә дуслаша дип, авылдашларын җәберләргә юл куймады. Улым, мәктәпне тәмамлаганда кимендә өч телдә авыз тутырып сөйләшә алсаң, бүләккә япун машинасы алып бирермен дип, оныгыбызга вәгъдәсен биреп куйды. Чит илдә яшәп, монда кунакка гына кайтасы килсә, чит телләрне өйрәнер ул дим, нишләп өйрәнмәсен, хәтере яхшы аның. Кечкенә вакытында авылга кунакка кайтканда бераз татарча өйрәтеп калдым. Хәзер тырышып-тырмашып шуны исенә төшермәкче булам - сөйләшми, оныттым дигән була. Ярар, анысына картая төшкәч өйрәнер, бүгенге көндә чит телсез булмый. Безнең килен шунсыз эшкә алмыйлар дип куркыта. Аның сүзеннән чыгып булмый, минем малайны да биетеп кенә тота ул!
Шулчакны, соңга кала күрмим дип, карчыкларның соңгысы үз сүзен әйтеп калырга ашыкты:
- Минем улым чит телләр белән әллә ни мавыкмый, оныкны да мәҗбүр итми. Татар телен белсә, шул җитә, ди. Мәктәптә хәзер чит тел укытучылары хәттин ашкан, дип сөйлиләр. Анысы шулайдыр, тик бүген анда бердәнбер татар теле укытучысы калган. Без бик борчылабыз. Оныгыбыз укып чыкканчы татарчага өйрәнергә өлгерә алырмы-юкмы? Беркөнне ул вата-сындыра булса да, Тукай шигырен яттан сөйләп күрсәтте. Китаптагы татар сүзләрен ярыйсы гына укый башлады. Әтисе, оныгыбызны үзебезчә укырга-язарга өйрәнеп, саф татар телендә сөйләшә башласаң, кредитка бик шәп спорт велосипеды алып бирермен дип шатландырды. Өйрәнер, нишләп өйрәнмәсен! Әйтәм бит, безнең онык бик башлы, төшеп калганнардан түгел!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
Рәсем got-blogger.com сайтыннан алынды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: