Туган як

Кемдер шаярттымы?

Яратам да соң газета битләреннән юморескаларны, кызыклы хәлләрне укырга. Тик безне кайчак кызыклы гына түгел, куркыныч хәлләр дә сагалый. Үзем белән булган шундый хәл искә төшсә, әле дә чәчләрем үрә тора. Узган ел язын, ниһаять, без дә бакча алдык. Авылга кайтып йөрергә җай юк, тамырлар инде өзелгән. Ә авылда туып,...

Яратам да соң газета битләреннән юморескаларны, кызыклы хәлләрне укырга.
Тик безне кайчак кызыклы гына түгел, куркыныч хәлләр дә сагалый. Үзем белән булган шундый хәл искә төшсә, әле дә чәчләрем үрә тора.
Узган ел язын, ниһаять, без дә бакча алдык. Авылга кайтып йөрергә җай юк, тамырлар инде өзелгән. Ә авылда туып, авылда балачагын үткәргән безнең кебекләргә бакча бик кирәк. Аннары, кешедән дә калышасы килми бит инде. Кем әйтмешли, бик затлы ук булмаса да, дачаның да яхшысын, ике катлы өе, мунчасы һәм бик матур бакчасы белән алдык. Шунлыктан, эше-мәшәкате күп булмады, күбрәк ял итәргә йөрдек. Чәчәкләрнең шактые - күпьеллык, агачлар күптән җимеш бирә. Ә яшелчәне хәзер үстереп азапланасы да юк. Аларны сатып алу күпкә арзанга төшә.
Күршеләр дә ачык күңелле, аралашучан булып чыкты. Беренче көннәрдән үк кунакка чакырып, танышып, үзара ярдәмләшеп яши башладык. Бик шәп кенә итеп бакчаны «юдык» та әле. Сез «ләх» булганчы эчкәннәр дип уйламагыз. Ике якта да аек тормыш рәвешен хуплаучы күршеләр туры килде. Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк. Сыра-шәрабсез дә бик шәп ял
итеп була ул! Мунча керәсең дә, карлыган яфраклары, бөтнек салып чәй эчәсең - шәп тә була соң!
Бераз баш-күз алгач, ияләнә төшкәч, чүлмәкчедән күрмәкче, мин дә бакчада кунарга уйладым. Чөнки урамыбыз тулы халык - күбесе җәен бакчада яшәп ята. Һәркайсында телевизор, интернет, шәһәрдән бер аермасы да юк. Бераз алга китеп булса да әйтим, бу куна калуым беренче һәм соңгысы булды.
Утыртылган яшелчәгә бергәләп аз-маз булса да су сипкәч, ирем төнге сменага эшкә китте. Мин күршеләр белән мунча кереп калдым. Сүз иярә сүз чыгып, төнге уникеләргә кадәр чәйләп утырдык. Әйтергә онытканмын, бу бакчаның миңа иң ошаган ягы аерым беседкасы һәм элекке хуҗалар бүләк итеп калдырган күмер самавыры булды. Менә шулай бер самовар чәй эчеп, ярты шәһәрне тел белән айкап чыгып, сөйләшәсе сүзләр сөйләшенеп беткәч кенә таралыштык. Нишләптер, беренче катта йокларга шикләндерде, икенче катка үрмәләдем.
Шулай йоклар-йокламас ятканда, тәрәзәгә шакыган тавыш ишетелде. «Ни нәрсәсе бар инде, күршеләрегез кергәндер» дияргә ашыкмагыз, беренче катныкын түгел, икенче кат тәрәзәсен шакыйлар. Ә анда шома итеп штукатурланган стена, берничек тә үрмәләп менә торган түгел. Түбәдән дә берничек кул суза торган түгел. Мине менә шунысы сагайтты да. Тагын шунысы да бар: таяк белән яки кош чукыган кебек тавыш түгел ул, тәрәзә пыяласына нәкъ менә кул чугы белән шакыйлар! «Йөрәгем табан астына төште» дигәннең ничек булганын аңладым мин хәзер. Әллә берәрсе юри шаяртамы дип, ишеттермәскә тырышып кына беренче катка төшеп, челтәр кырыннан сак кына карыйм - берәү дә юк!!!
Ул да булмады, кемдер каты итеп, берничә мәртәбә ишеккә типте. Кичтән «на всякий случай» дип сәнәкне эчкә, ишек янына куйган идем. Куркуны ачу алыштырды - шаяручының башына берне менеп төшәм дип, ишекне шапылдатып ачсам - берәү дә юк. Шулкадәр тыныч, хәтта яфрак та селкенми, кош тавышы да ишетелми. Кереп «бисмилла» әйтеп яткан идем, тагын икенче катның тәрәзәсен, бу юлы ачу белән хәйран нык шакылдаттылар. Шул хәлләрдән соң ничек йоклап булсын ди инде!?
Таң атканчы керфек тә кагарга куркып, күршенең әтәче кычкыруга, аларга кереп киттем. Алар миңа йөрәк дарулары эчереп, көчкә тынычландырдылар. Шуннан соң бакчада үзем генә йоклау түгел, ялгызым гына калмый да башладым. Бакчаның да кызыгы бетте.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: