Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кем тизрәк йөгерә?

Балалар йөгерешсә – гаҗәп түгел. Ә менә акыл утырткан ирләр һәм гомер уртасына җитеп килүче гүзәл затлар урам буйлап чабып үтсә, гаҗәпләнер идегезме?

Бу язма геройларының кайсы да булса безнең газетаны укыса, үзен таныр, билгеле. Тик алар арасында үч саклаучан һәм үпкәләүчәннәр булмаганга һәм үзләре дә бу хәлне көлеп искә алганга, мине ачуланмаслар, дип уйлыйм.

Ике ир-егет – берсенә әле утыз да тулмаган, икенчесе илленең теге ягына чыккан, шәхси йортларда газ казаннарын һәм газ приборларын тикшереп йөриләр. «Контролерлар» дип аталамы соң инде алар, белмим. Сүз аларның ничек аталуында түгел. Ә кылган гамәлләрендә.

Болар бистә башында машиналарын калдыралар да, йорт буйлап газ приборларын тикшерергә китәләр. Машиналарыннан шактый ераклашкач, һәм соңгы йортка кергәч, өлкәненең башына бер уй килә: «Машинага кадәр кем тизрәк йөгереп барып җитә?».

Янәсе, әле ул өлкән булса да, яшьләрдән калышмый. Йорт каршында биш минут чамасы бәхәсләшеп торалар да, алагаем чыгып чабалар. Ахылдап-ухылдап машиналарына таба йөгергәндә яшьрәге борылып караса... артларыннан хуҗабикә һәм аның күршеләре дә йөгерә. Ирексездән, ир затларына бәхәсне туктатып, аптырап карап торганда тегеләр дә әлсерәп боларны куып җитә.

Баксаң, йорт хуҗабикәсе тәрәзәдән боларның бәхәсләшкәнен күзәтеп торган да, чыгып чапканнарын күреп, «Миндә газ шартларга җыена ахыры, болар шуннан кача торгандыр» дип уйлап, юл уңаеннан күршеләрен дә ияртеп, ирләр артыннан йөгерүләре икән. Үзара аңлашкач, көлешеп алалар да, таралышалар инде. Тик менә кемнең җитезрәк, елгыррак икәне ачыкланмыйча кала, шунысы кызганыч...

Фото:  pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев