Туган як

Кем ничек булдыра ала

Байлык-байлык дип, кайберәүләрнең теңкәсе корый. Хәер, тормыш йөген һәркем үзенең көченә карап тартырга омтыла. Тик бернәрсә бәхәссез, әгәр дә дәүләт кесәсенә кермәсәң, бер хезмәт хакы белән генә «хан сарайлары» җиткереп тә, чит ил машиналары сатып алып та булмый. Нәфесне тыеп яшәсәң, дөньялыкта шуннан да яхшы нәрсә юк. Әлбәттә, кирәк нәрсәне...

Байлык-байлык дип, кайберәүләрнең теңкәсе корый. Хәер, тормыш йөген һәркем үзенең көченә карап тартырга омтыла. Тик бернәрсә бәхәссез, әгәр дә дәүләт кесәсенә кермәсәң, бер хезмәт хакы белән генә «хан сарайлары» җиткереп тә, чит ил машиналары сатып алып та булмый. Нәфесне тыеп яшәсәң, дөньялыкта шуннан да яхшы нәрсә юк. Әлбәттә, кирәк нәрсәне «бушка эләктерергә» чамалап яшәгән, хәрам мал белән килешкән кеше тиз баеп китә. Игелеген күрәме, юкмы, бу хакта уйламый ул.
Бер танышым:
- Беләсезме нәрсә, акчалы булам дисәң, иң беренче итеп гараж сал, - дигән иде. - Кирпечне, башка кирәк-яракны очсыз хакка аласың. Аннан «бушы» да кушылып китә.
- Гараж дисең дә бит, безнең машина юк ич!
- Тапкансың аптырар нәрсә. Гаражны сатып та була бит. Аннары икенчесен төзисең. Акчадан туйгансыз икән!
Сәбәбен үзем дә аңламый калдым, моннан берничә ел элек минем белән бер яшь кенә ир исәнләшеп йөри башлады. Кайда, кем булып эшләвен белеп алдым. Озак та үтмәде затлы машинада пәйда булды бу. Әле аңа утыз яшь тә юк. Эш урынын, гаилә тормышын яхшы белгәнгә күрә, аңардан: «Кай арада машина сатып алырлык акча җыярга өлгердең?» - дип сорыйсым килеп йөри иде. Бөркөнне Мәҗит үзе килеп дәште.
- Ярдәмегез тимәс микән, абый? - дип сүз башлады ул. - Завод директоры сезнең әшнә бит, бер гаражлык кирпеч кирәк иде...
Әйтерсең лә, алдан ук сорау биреп куйганмын, мин кызыксынган нәрсә турында Мәҗит үзе үк сөйләп бирде.
- Хатынымның әнисе авылда яши иде. Улы, кызы читтә. Өе, мал-туары бар иде. Шуларны сатты.
«Әгәр рәнҗерлек булмасаң, сездә торыр идек», - ди әби. Үземнең әти-әни булмагач, кил, бергәләп яшәрбез, дидем. Кияве белән кызы арасын бутый торган карчык түгел. «Гомер буе җыйган акчам бар, җан ризалыгым белән сезгә бирәм, хакына карап торма, туры килсә, машина сатып ал. Юлларым өзелеп китмәсә, җәйнең ямьле көннәрендә безнең якларга кайтырбыз. Гомер иткән нигеземне, йөргән сукмакларымны, чишмә буйларын күреп килермен», - ди әбием. Аның акчасына алган машина ул. Безнең эшне үзегез беләсез инде. Рәхәтләнеп яши торган заман булса, тагын бер хәл.
Мәҗитнең «сер чишмәсе» челтерәп ага башлагач, тагын-тагын да җепләрен капшап карамакчы булдым.
- Дөресен яшерми сөйлә. Хәзерге яшьләргә гаилә кору, «кешечә яшәргә тырышу» җиңел биреләме?
- Бик кызыксынсагыз, вакыт табып, берәр көнне безгә сугылыгыз. Җәмәгатем Сания дә, әби дә өйдә.
...Өч бүлмә. Урын-җир җыештырулы. Мәҗитнең ял көне иде. Әбисе Бибикамал ханым, бик үткергә охшап тора. Һәр сүзен үлчәп кенә теш арасыннан чыгара.
- Сигез яшемнән колхозда сарыклар карый башладым, - дип сүз башлады Бибикамал ханым. - Шул чакларда әни белән икәү, сыер җигеп, колхоз басуын да сөрдек. Бүгенгедәй хәтеремдә, сыер арый, бармый. Әни аны кыйный. Мин исә жәлләп елыйм, ул бит безгә сөт бирмәячәк, дим. Колхозда атлар юк, барысын да сугышка озатканнар. Әле дә бөтен ир-ат эшен беләм: чалгы да кайрыйм, печән дә чабам. Иң мөһиме, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләне онытмыйм, намазымны калдырмыйм. Коръән укыйм. Тормышның асылын аңлап эш итсәң, әйбәт яшәргә була.
- Барган-кайткан арада гына сиңа барын да сөйләми идек инде, әби, - дип сүзгә кушылды Мәҗит. - Мин заводта эшлим, Сания төзелештә. Икебез дә тулай торакта яши идек. Өйләнештек, поселокта үз йорты белән торучы әби фатирга кертә дигәч, киттек. Кырыс шартлар куйды: торган өчен, утка - аерым түлисез, утынны үзегез табасыз, ди. Яшәп торыр урын табылгач, риза булдык. Бөтен акча шунда китеп барды.
Беребезгә барыбер иртәрәк бирерләр, дип, икебез дә квартирга чиратка бастык. Яшь гаилә, яңа өйләнешкән кешеләр турында хәстәрлек күрелә, дип юри генә сөйлиләр икән. Профком рәисенә дәшәргә куркып торасың. Сүзне авыздан өзеп ала: «Мин йорт җиткермим. Көне килеп җитәр, алырсыз. Әллә нинди йортларда яшәрсез әле», - дип мыскыллап елмая.
Нинди генә йомыш, үтенеч белән мөрәҗәгать итмә. «Өлгерерсез» дигән сүз ишетәсең, әйтерсең лә, картаеп беткәч кенә, кеше рәхәтләнеп яши башларга тиеш.
Беренче бала тугач, тулай торактан бүлмә бирделәр. Әйбер куярга, аяк басарга урын юк. Шунда яшәгән көннәр әле дә төшкә кереп җәфалый.
Дүрт-биш ел гомер шунда үтте. Юньле-башлы торыр урының булмагач, әйбер дә алып булмый. Күченеп йөри-йөри, булганның да кадере китеп бетә.
- Унбиш-егерме гаиләгә бер аш бүлмәсе. Бөтен кеше шунда кайнаша, - дип зарланып алды Сания. - Кырык кеше кырык төрле сүз сөйли. «Коры аш» пешерсәң, кемдер сине «хәерче» дип гаепли. Үз өең булса, нәрсә әзерләсәң дә, тамагың тук. Берәү дә каравыллап тормый.
Торырга урын булмау сәбәпле, күпме яшьләр шулай торакта гомер кичерә! Бәбиләүдән куркып, күпме яшьләр сәламәтлеген какшата. Ай буена эшләп алган акча балачага киеме сатып алырга да җитми. Яшь балалы хатын эшкә керергә теләсә, алмыйлар. Кая ул! Санаулы сәгатьләр генә эшли, баласы өчен дә түләргә туры киләчәк, дип куркалар.
Бакча турында сүз чыккач, Мәҗит рәхәтләнеп көлеп куйды.
- Әкият инде ул, әкият. «Бакча» дигән нәрсә мине тәмам чиргә сабыштырды. Әйләндереп алырга унбишләп багана кирәк иде. Миңа кем имән китерсен! Базарда, кибеттә сатмыйлар. Күршемә тимер баганалар китерделәр. Мин дә кызыксынмакчы булдым. Мыеклы ир: өч литрыңны әзерлә, иртәгә үк китереп бирәбез, ди.
Аны бит каяндыр урлыйлар, машина хакын түләмиләр. Американың бер кешесе, Рәсәйнең ярты байлыгын урлап бетерәләр, дип дөрес әйткән. Миңа да тимер баганалар китерделәр (иске торбалар инде!). Койма тактасы артыннан да шулай йөрергә туры килде. Бер заводтан су савытлары сатып алдым. Шуны эләктереп кузовка салган өчен, кранчыга - бер литр, илткән өчен шоферга өч ярты бирдем.
Җиләк-җимеш агачлары утырткач, ике җәй су булмады. Кирәк булгач, аңа да аптырамыйсың икән. Тыкрыктан тыкрыкка «су» машинасы - арбасына зур мичкә салган трактор йөри. Чиләге - ун сум. Югыйсә, су - табигать байлыгы, машина-трактор хөкүмәтнеке, ә акча - кесәгә!
Черемә дә килеп тора. Чөнки безнең бакча олы юл өстендә, терлекчелек фермалары якын. Тирес төягән машина хуҗасы, акрын гына китеп барган була.
Сөйләшү болай:
- Ничә сум?
- Биш мең. Икене алсаң, дүрт меңгә дә бирәм.
Аның сүзе нәрсә бит әле, «бирәм» дигән була. Әйтерсең лә, үз машинасы, әйтерсең лә, тиресне үз ихатасыннан төяп китерә! Чын-чынлап урлашу, халык байлыгы исәбенә кесә калынайту бу.
Әйе, Бибикамал ханымны, Мәҗитне, Санияне күреп сөйләшкәч, үзем дә: «Тормыш кору җиңелме?» - дип ник сораган көнгә төштем. Хәзер кем нәрсә тели, шуны эшли. Үзем дә белеп торам, югыйсә, базарларда, кибетләрдә җаныңа ни кирәк, шул бар, әмма күпкә кыйммәт.
Федор ЕРМАКОВ.
Рәсем ru.stockfresh.com. сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: