Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кем, ничек?

шигырь

Туганда һәммәбез тигез,
Юк титул да, юк байлык та.
Яши-яши танымаслык
Үзгәрәбез дөньялыкта.
Исең китәр, шундый дөнья:
Кемдер елый, кемдер көлә,
Кемдер туа, кемдер үлә,
Кемдер байый, кемдер бөлә,
Кемдер динче, кем мөгаллим,
Кемдер илче, кемдер галим,
Кемдер тугры, кемдер угры,
Кемдер кадим, кемдер залим.
Кемдер яна, кемдер сүнә,
Кемдер сукбай, кемдер түрә,
Һәркем үзенчә көн күрә
Дөньяны һич аңлыйм димә.
Берәү байлык, акча җыя,
Байлык өчен җанын кыя.
Күпме дус, туганын җуя,
Менә шундый фани дөнья.
Ә бит гомер үтеп тора,
Бар булганы җитеп тора.
Кем булсаң да өч аршин җир,
Бакый дөнья көтеп тора.
Никифор Тукмачев

 Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X