Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кем булырга

Энем, син быел ничәнче класста инде? Унберенчедә үк мени? Мәктәпне тәмамлыйсың, димәк... Әле кая барасың соң? Репетитор белән шөгыльләнәм, белемене күтәрәм, имтиханнарга әзерләнәм дисеңме? Ярар, бик шәп. Кем булырга җыенасың соң, укырга кая керергә инде исәбең? Мин әйтәм, "гаишник" бул син. Күтәрәсе-төшерәсе, уйлап баш мие черетәсе юк. Акчаң бетә башласа,...

Энем, син быел ничәнче класста инде? Унберенчедә үк мени? Мәктәпне тәмамлыйсың, димәк... Әле кая барасың соң? Репетитор белән шөгыльләнәм, белемене күтәрәм, имтиханнарга әзерләнәм дисеңме? Ярар, бик шәп.

Кем булырга җыенасың соң, укырга кая керергә инде исәбең?

Мин әйтәм, "гаишник" бул син. Күтәрәсе-төшерәсе, уйлап баш мие черетәсе юк. Акчаң бетә башласа, аклы-каралы таягыңны тотып, куак артына барып посасың. Таяк болгаган саен, иң кимендә, 500 сум акча эшләячәксең.

Яки врач бул. Алар да акчаны көрәп ала. Авыру янына "обход" ясарга кергәч, утыр шунда тормыштан зарланып, теге бичараны авыруы белән куркытып. Халат кесәңдә акча кыштырдаганы сизелгәнче, дим.

Һич тә булмаса - укытучы бул әнә. Аларның зарплаталарын елга икешәр мәртәбә арттырып торалар. 25 елдан соң пенсиягә чыгарга можешь. Түлке җыр-мыр, рәсем ишеләрен сайлама. Имтихан бирә торган фән булсын, ишетсен колагың. Нишләпме? Соң, син менә репетиторыңа ай саен күпме акча түлисең? Соң шулай булгач, сиңа тагын ни нәрсә кирәк? Әле моңа өстәп, класс җитәкчесе булсаң, бәйрәм саен бүләк тама, чыгарылыш кичәсендә дә бүләкнең зурысын бирерләр.

Пожарник булсаң да ярый. Кибеттән кибеткә, оешмадан оешмага йөреп, штраф салам дип куркытып, ришвәт җыеп тик йөрерсең шунда.

Эколог булачакмын дисеңме? Кит инде... Ярар, анда да эшләргә кеше кирәк. Җаен белсәң, җиңел генә акча эшләргә була. Шәһәрнең газлы һавасын, түрәләр теләгәнчә, "чиста, нормага туры килә", дип күрсәтеп барырга гына кирәк. Берәр җирдә тотып үзеңне акылга утыртмасалар, кәнишне...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев