Туган як

Күңелемдә – якты балкыш

Бу дөньяга килгәч тә, безне – дүрт баласын йомшак куллары белән ак биләүгә биләүче, еласак – җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы,тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлга алып чыгучы әнием.

Бүгенге көндә арабызда булмасаң да, йөрәгем түрендә яшисең. Әнием күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы, әйтерсең, бөтен дөньяның аклыгын һәм сабырлыгын җыйган диңгез. Ягымлы куллары белән кагылуга, бөтен кайгыларымның югалуы, «балам» дип аркамнан сыйпаганда, гүя очар канатлар үсүе, татлы сүзләре туң йөрәкләрне эретерлек, ә авырсам, күз йоммыйча, төннәр буе яннан да китмәве әле кичә  генә булган сыман хәтеремдә  саклана.
Әнием колхоз эшеннән калмады, йорт-җирне төзек тотты, безне дә хезмәт сөяргә өйрәтте. Матур гына итеп: «Эшләвегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен булыр», – дип әйтә торган иде. Кул эшләренә, аш-су әзерләргә өйрәтте. Үскән чакта да тәртипле балалар рәтендә идек. Хәзер дә без, дүрт туган, татулыкны саклап, балачак хатирәләрен истән чыгармыйча яши бирәбез.
Әни – һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат. Чөнки кеше гомеренең башыннан алып  ахырына кадәр озата баручы изгелекләр барысы да «әни» сүзе белән бәйләнгән. Без барыбыз да, бүгенге көндә кем генә булмыйк, башлангычыбыз белән әниләргә бурычлы. Алар – иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр. Шуны бервакытта да истән чыгармасак, күңелебездә әниләребезгә рәхмәт хисен йөртсәк, юлларыбыз һәрвакыт уңар. Шул хис безне әнкәй догасы кебек һәрчак саклап йөртер.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: