Туган як

Күңелем тыныч...

Кәшифә, иреңнең яшерен җанашы бармы, ярар, турыдан әйтәм, берәр сөяркәсе, ягъни синнән качып, яратып йөргән мәгъшукасын беләсеңме, дип сорыйм? Әстәгъфирулла, кит, ничек инде шуны да белмәскә?! Башкалар кебек юк-бар гайбәткә ышанмыйм, иремә мин бердәнбер, мине генә ярата, аның өчен мин иң кадерлесе, дип, әйтәсең килә, алайса. Кәшифә, шундый матур сөйлисең,...

Кәшифә, иреңнең яшерен җанашы бармы, ярар, турыдан әйтәм, берәр сөяркәсе, ягъни синнән качып, яратып йөргән мәгъшукасын беләсеңме, дип сорыйм? Әстәгъфирулла, кит, ничек инде шуны да белмәскә?! Башкалар кебек юк-бар гайбәткә ышанмыйм, иремә мин бердәнбер, мине генә ярата, аның өчен мин иң кадерлесе, дип, әйтәсең килә, алайса.
Кәшифә, шундый матур сөйлисең, сине тыңлагач, элек аерылышкан ирләрем алдында үземне гаепле итеп сизә башлыйм. И-и, җан кисәгем, онытып торам, син һаман шул беренче ирең белән яшисең бит әле. Аларның холкын бераз белер өчен минем кебек кимендә өчесе белән яшәп карарга кирәк. Кәшифә, бала-чагага уенчык, кәнфит тоттырмасаң киреләнә башлый, ирләр дә нәкъ шулай ук, тәмле ашатып, вакытында машинасын алыштырганны ярата. Чәчәктәй чагың узгач, кемнең судлашып, фатир, мал бүлеп йөрисе килсен ди. Тыңлап торам, бигрәк сай йөзәсең, ярар, иреңнең сөяркәләрен белмәвең синең өчен бәлкем хәерлерәктер дә әле. Мин моңа күптән әзер, шуңа иремнең ике сөяркәсен дә аның үзеннән яхшырак беләм. Аларның кем булуларын белгәч, барысы да күз алдында, кая йөри икән бу дип баш ватасы юк. Монда шикләнерлек нәрсә калмый, икесе дә тәртипле хатын, шуңа күңелем тыныч.
Әгәр кичен кулына тавык тотып кайтса, шундук аңлашыла, димәк ирем базарда сатучы хатын белән сөйләшеп торган. Әй сөйли, әй сөйли, шатлыгы эченә сыймый. Дилбегә буе чират торып, соңгысын эләктердем дип мактанган була. Базарда нинди чират булсын ди, андагы сатучылар арасында минем дус-иш хатыннар муеннан. Шуңа иремнең кем белән кайда сөйләшеп торуын, сотовый аша үзе кайтканчы үк белеп торам.
Шулай атна-ун көн базар таптап йөргәннән соң, иремнең андагы җанашына булган мәхәббәте сүрелә башлый. Дөрестән дә, күпме була һаман шул тавык итен ашарга? Пешерсәң дә, кыздырсаң да, әллә нигә манып ашасаң да, шул тавык бит инде ул! Көн дә бер үк ризык туйдыра һәм ирем әкренләп якындагы коймак кафесына тартыла башлый. Анда аны һәрчак ачык чырай белән каршы алган түгәрәк битле, мул гәүдәле хатын турында миңа инде күптән җиткерделәр. Нишләп көнләшим ди, Кәшифә, коймак булганда иремә башка бернинди ризык кирәк булмавын беләм, ләбаса. Ул үзе дә берни дә яшерми, хәтта бүген каймакка манып ашагач, бигрәк тәмле булды дип мактанып та куя кайчагында.
Әмма, Кәшифә, иремнең болай сулга йөрүе озакка сузылмастыр дип уйлыйм. Ул сөяркә дигәннәре җүләр түгел, аның тамак туйдыру өчен генә йөргәнен сизеп алуга, «Әйдә бар, дүрт ягың кыйбла», дип әйтерләр кебек тоела. Ярар, болары әйтсә әйтер, ирем гәүдәгә калку, телгә оста, яңаларын тапмый тормас әле. Шулай булганда аңа да рәхәт, миңа да борчылырга урын калмый кебек.
Кулың сотовыйга сузыла, күренеп тора, дулкынлануың йөзеңә чыккан. Аңлыйм, иреңнең бу минутта кайда, нишләп йөргәнен беләсең килгәнгә шулай ул. И-и, Кәшифә, иреңнең тамагы тук килеш, кайда булуын белгән хатынга кайгысыз тормыш өчен нәрсә кирәк тагын? Таба гына күрсен, мин каршы түгел. Югыйсә, эшләр харап, ир белән яшәүнең барлык авырлыгы, ягъни плитә янында басып тору минем җилкәгә төшәчәк.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: