Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Күңел бит ул!

шигырь

Кайчакларда мине чолгап ала,
Уйга сала яшәү ялкыны:
– Кайда калды икән татлы хисләр,
Мәңге сүнмәс яшьлек ташкыны?

Сагышлардан һич тә арынып булмый,
Сагындыра шул парлы чаклар.                                                                                                                                     Җиһаннарын урап кайтыр идем,
Кайтыр булса дәртле яшь чаклар!

Күңел бит ул серле сандык кебек,
Үткәннәрне тирән яшерә.
Гомер узган саен моңга тулып,
Яшьлектәге хисләр яшәрә.

Ирек куям кайчак күңелемә:
– Хыяллансын, диям, эзләнсен.
Үткән юлларына борылып карап:
– Әрәм үтте гомер димәсен!
Анастасия Усачева

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев