Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Көчсез түгел алар

Кешелек дөньясы зур адымнар белән, бик тиз алга атлый. Кайчандыр «патриархат» булган, аннан - «матриархат». Анысын тагын «патриархат» алыштырган. Тормыш законнары мода кебек, гел алышынып кына тора. Яңалары - искерә, искеләре - яңара. Менә минем хәләл җефетем - көчсез, гүзәл затларның бер вәкиле... Мин эштән эт кебек арып, телемне асылындырып,...

Кешелек дөньясы зур адымнар белән, бик тиз алга атлый. Кайчандыр «патриархат» булган, аннан - «матриархат». Анысын тагын «патриархат» алыштырган. Тормыш законнары мода кебек, гел алышынып кына тора. Яңалары - искерә, искеләре - яңара.
Менә минем хәләл җефетем - көчсез, гүзәл затларның бер вәкиле... Мин эштән эт кебек арып, телемне асылындырып, ишекне дә ачарлык хә-лем калмыйча, подъезд төбенә кайтып егылсам, ул мине җилкәсенә он капчыгыдай, аркылы сала да, тугызынчы катка, җәяү күтәреп менә. Ни өчен җәяү? Чөнки, безнең лифт бик заманча: ул кеше организмында 0,01промилле генә спирт булуын да сизә һәм, әл-бәттә, сине тыңламый. Шуңа күрә мин лифт хезмәтеннән сирәк файдаланам. Аның каравы аяк буыннарымнык. Нык булмаса, подъезд төбенә хәтле кайтып егыла алыр идеммени соң?!
Өйгә кергәч, хатын - гүзәл зат, җирәнгәндәй, мине ике бармагы белән генә якадан чеметеп ала да, ванна бүлмәсенә күтәреп алып барып, кер юу машинасына тыга. Анда 30 минут әйләндерә. Юу, чайкау, сыгу, киптерү процессларын үткәч, өстәге киемнәремне дә салдырмыйча, үтүкли. Өс-баш чиста. Шундый саф, көчле энергия барлыкка килә, үземне яңадан тугандай хис итә башлыйм...
Хәзер хатын-кызның эшләмәгән эше юк. Машина йөртүчеләрнең дә. Күбесен алар тәшкил итә. Хатын белән икенчел дәрәҗә юлдан барабыз. Ул руль артында. Уң яктан машина килә.
- Үткәр! - мин әйтәм.
Кая инде ул, ир кешенең сүзенә колак салу, бәрелештек... ЮХИДИ инспекторы, ник үткәрмәгәнлеген сорагач:
- Ник мин аны үткәрим? Ул бит ир кеше. Үзе мине үткәрсен! - ди.
Менә бит ничек уйлый ул, гүзәл зат. Аңа бөтен нәрсә тиеш һәм ярый, имеш. Тагын, җитмәсә, юл инспекторы документларын күрсәтүен үтенгәч, ун ел машина йөрткән хатын, күкрәкләрен тагын да кабар-тыбрак куеп:
- Нинди документларымны күрсәтим соң? - дип тора бит, малай!
Көчсез, ягымлы, инде ул безнең гүзәл зат. Әйе, эһем... Шулай бер җәйне, хатын белән җир җиләге җыярга бардык. Болынның зурлыгы, иркенлеге - искитмәле инде. Ауропа илләрендәге кебек, аягыңны күтәрсәң, инде кая басыйм икән дип, аптырап торышлы түгел. Җиләкне утырып, ятып, тәгәри-тәгәри җыешлы! Ярый, хатын белән җыябыз. Мин бераз читтәрәк. Җиләкнең бик күп булган урынына килеп чыктык. Хатынның каршына, җиләк чүпли-чүпли, таза гына гәүдәле бер ир якынлашты. Хәзер нәрсәдер булачак дип, мин боларны ипләп кенә күзәтәм. Шунда, теге ир, күтәрелеп минем хатынга карады да, башын имичә, гипнозланган кебек, әкрен-әкрен, артка таба чигенеп, хәтәр генә ара узгач, кире борылды да, тиз арада күз алдыбыздан юкка чыкты.
Мин хатын янына килеп:
- Ул иргә син нәрсә әйттең? - дип сорагач, ул:
- Кычкырып бер сүз дә дәшмәдем. Күзләренә усал итеп карап: «Минем каршыма килеп җыймасаң, бүтән урында җиләк беткәнмени!» дип эчтән генә әйттем, - диде.
Менә шулай, җәмәгать. Русларда «Слабый женский пол» булса, бездә ул - көчле гүзәл зат! Яшәсен безнең хатын-кызларыбыз!!!
Инсаф КАШАПОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев