Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Күбәйде яза белмәүче

шигырь

 

Аяк астында кара җир,

Баш өстендә зәңгәр күк.

Алар бары берәр генә,

Ә без җирдә шундый күп.

Һәркайсының үз тавышы,

 Җирдә меңләгән чишмә.

Безгә ничек танылырга,

Ә син теләсә нишлә.

Язабыз, Аллага шөкер,

Юктыр саны, исәбе.

Шигырь икән – бүген тусын,

Булмасын ул кичәге.

Нәрсә булса да аңлатсын

Шигырьдәге һәр сүзең.

Таныячак сине дөнья

Булса гына үз йөзең.

Бүген мине шун(ы)сы борчый,

Еш уйланам, тукталып,

Күбәйде яза белмәүче,

Йөрүчеләр буталып.

Чишмәләр бит аерыла

Тавышыннан, тәменнән.

Син дә каләм ал кулыңа,

Килсә генә хәлеңнән.

Рифкать Имаев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X