Туган як

Күбәләк булып кайтырмын...

Кызыма авырлы чакта догалар өйрәнә башладым. Аларны укыганда ул тынычланып калган кебек була иде. Өйдә үзем генә булганда кызыма телефоннан гел догалар тыңлата торган булдым. Иремә бу ошап бетмәде. Югыйсә, үзе дә татар кешесе, әби тәрбиясендә үскән. «Әби мин кечкенә чакта ураза тота иде. Мин дә аның белән җимеш ашый...

Кызыма авырлы чакта догалар өйрәнә башладым. Аларны укыганда ул тынычланып калган кебек була иде. Өйдә үзем генә булганда кызыма телефоннан гел догалар тыңлата торган булдым. Иремә бу ошап бетмәде. Югыйсә, үзе дә татар кешесе, әби тәрбиясендә үскән. «Әби мин кечкенә чакта ураза тота иде. Мин дә аның белән җимеш ашый торган идем», - дип сөйли бит үзе. Ә хәзер...

Кызымны дәваханәдән алып чыккач, өйдә беренче мәртәбә зур тавыш купты. Иремнең ни татарча, ни русча булган ясалма исем куясы килде, ә миңа Зөләйха дигән исем ошый. Шулай итеп, кызым таныклыкта бер исем белән йөрсә, мин аны мәчеткә алып барып үзем теләгән, колакка һәм йөрәккә ятышлы исем куштырып кайттым.

Гаиләдә икенче тавыш мин озын күлмәк киеп,чәчләремне яшереп, яулык япкач булды. Ирем мин урамдагы күпчелек хатын-кыз кебек ярым-шәрә, шортик һәм майкадан йөрүемне теләде. «Төренгән абыстай кирәк түгел», - дип, мине кыйнап атты. Фигурам матур, аны нигә яшерергә янәсе. Ә бит урамда йөргәндә миңа чит ир-ат күз атса, ачуыннан кызарып чыга иде. Мактануым түгел, буйсыным су буенда үскән тал чыбыгы кебек шул минем. Аякларым да матур, билләрем дә нечкә. Тик мин чит ир-ләрнең үземә нәфесле күз атуларыннан туйдым. Миңа җанлы товарга караган кебек карауларын теләмим. Азгынлыкны кыз вакыттан ук сөймәдем.

Яулыгымны салмыйм, күлмәгемне киеп йөриячәкмен дигәч, ирем мине җиңеп булмасын аңлап, ташлап чыгып китте. Ялваруыма, ялынуыма да исе китмәде, кызыбыз яткан якка борылып та карамады. Ярый әле квартир һәм мондагы бар нәрсә минем әниемнеке. Ул инде вафат, мин аның бердәнбер кызы идем. Шулай итеп, минем тормыш рәвешемне үзгәртү, минем ялгыз калуыма сәбәп булды. Кешеләр мине кызганса да, мин мондый адым ясаганыма һич үкенмим. Димәк, шулай тиеш булган, миңа шулай язган...

Ирем әллә элек тә очрашып йөргән булган, икенче көнне үк тәмәке тартып, сыра эчеп йөрүче, кыска итәкле бер балалы хатынга йортка керде. Ә минем елаудан сөтем бетте. Мин елыйм, Зөләйхам миңа карап ята. Бигрәк тыныч инде сабыем, елый да белми. Куркып балалар табибына күрсәтеп кайттым үзен. Бернинди авыру да тапмадылар, кызыгыз сау-сәламәт, ә менә үзегезгә дәваланырга кирәк, дип кайтарып җибәрделәр. Минем авыруыма шифа - догалар, шуларны укыйм һәм ятлыйм. Үземнең тынычлануымны тоям, күңел белән сизәм.

Алты ай тулуга тәпи китте Зөләйхам, гел өйдә ятып булмас дип, күршедә яшәүче әбигә калдырып, эшкә чыктым. Кичләрен әби белән утырып гарәпчә язарга өйрәндем, Коръән укый башладым, тәрҗемәсен өйрәнергә ныклап керештем.

Зөләйхамны бер яше тулуга бакчага бирдем. Зиһенле дә инде минем кызым, теттереп сөйләшә, тәтелди башласа - һич туктатам димә! Тәрбияче апалары да бик яратты үзен. Шулай булмыйни, кечкенә дә төш кенә бит ул! Тик әтисе генә үз кызына күз дә салмый, чит бала үстерә. Дөрес, алиментын вакытында күчереп бара. Тик акчадамыни хикмәт! Кызым бит әтисе барлыгын да белми, аны күрәсе килеп үсә! Бераз үсә төшкәч - ни дип җавап бирермен аңа.

Тик кызыма әтисе турында берни дә әйтәсе булмады. Китте кызым мине ташлап, еракка әйләнеп кайтмас җиргә...

Ул көнне тәрбияче апасы кызымның температурасы бар, дип шалтыраткач иртәрәк барып алдым. Дарулар эчерткәч, битләре кызарып китте, җырлый башлады. Терелде бугай дип, мин иртүк тагын аны балалар бакчасына илтеп куйдым. Анда тагын температурасы күтәрелгән, мин тагын дарулар эчертеп температура төшердем...

Өченче көнне инде кызым сөйләшә алмый башлады. Тиз генә «Ашыгыч ярдәм» чакырттык. Ул безне балалар дәваханәсенә салды. Кызым аңын җуйгач, ничек елавымны күрсәгез иде. Ул уянып битләремне сыйпады, яшьләремне сөртеп, «Елама, әнием, мин күбәләк булып кайтырмын», - дип, мине юатты. Бу аның соңгы сүзләре, соңгы елмаюы булды.

Табибларга үпкәм юк, мин үзем гаепле, бердән-беремне саклый алмадым. Кызымны югалткач, бик борчылдым, ир ташлап китү кайгы түгел, ә җан кисәгемне, күз нурымны югалту - бу мин күтәрә алмаслык авыр йөк...

Иртә яздан, кар төшкәнче, тәрәзәмә бер күбәләк еш куна. Тукайның күбәләгенең генә гомере бер көнлек, ә минем күбәләк яныма инде икенче елын килә. Тәрәзәмне ачып куйсам, бүлмәне очып әйләнә дә, чыгып китә. «Кызым минем, сагынып кайттыңмы?», - дип елавыма кулыма куна.

Күрше әбием мин акылдан шаша күрмәсен дип борчыла, мине өшкерә, миңа ир эзли. Юк, әбием, син борчылма! Мин үз акылымда. Башка кияүгә чыгып тормам да инде. Тик кызымны, күз нурым Зөләйхамны гына бик сагынам шул. Ул миңа вәгъдә иткәнчә, күбәләк булып кайтып йөри.

Намаз укыган саен Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән сынауларны күтәрердәй көч сорыйм. Намазымны калдырмыйм, мин намаз укыганны, догалар көйләп йоклатканымны кызым да ярата иде. Мин сабырлык белән түзәм.

Кечкенә кыңгырау тавышы чыгарып көлгәне генә колагымнан бер дә китми, шул гына күземнән тамчылар тамдыра...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: