Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кайт әле!

шигырь

Ялгызым кичләрен, иң нәфис хисләрем
Йөрәктән ташыган чагында,
Кайларда идең син, ни уйлап йөрдең син,
Ник, иркәм, булмадың янымда?
Сагынуга түзмәдем, күкләрдән эзләдем
Йолдызлар кабынган чагында.
Еракта идең сиң, илләрне гиздең син,
Мин ялгыз яшьлегем таңында.
Яңара танышлар, күбәя ялгышлар
Сөюгә сусаган чагымда.
Өметне өзмә син, сөюдән бизмә син,
Көтәмен җиде юл чатында.
Гомерләр агыла, сагышлар сарыла,
Сагынулар өстәлә тагын да.
Яшьлегем үтсә дә, көзләрем җитсә дә,
Йөрәгем мәхәббәт сагында.
Яңадан табышыйк, сөешеп кавышыйк,
Кайт әле әйләнеп яныма.
Яшьлекнең хисләре яңарыр кичләрен,
Табармын тынгылык җаныма,
Кайт әле, кайт әле яныма!..
Рәфыйк Әхмәдиев

Фото https://pixabay.com/ru/ 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев