Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кайда монда дөреслек

Күптән булмаган хәл, Мәүлихан иртән эшкә соңарып килде. Бүлмәдәге хезмәттәшләренең сораулы карашына ул, "авылга кайткан идек, машина ватылды", дип җавап бирде. Шактый йончыган кыяфәтле, арган ир, берни дәшмичә, байтак кына тәрәзәгә карап утырды. Аның ниндидер мөһим нәрсә сөйләргә әзерләнүе йөзенә чыккан иде, әмма бүлмәдәгеләр дәшмәде, алар көттеләр. Ниһаять, Мәүлихан эченә...

Күптән булмаган хәл, Мәүлихан иртән эшкә соңарып килде. Бүлмәдәге хезмәттәшләренең сораулы карашына ул, "авылга кайткан идек, машина ватылды", дип җавап бирде. Шактый йончыган кыяфәтле, арган ир, берни дәшмичә, байтак кына тәрәзәгә карап утырды. Аның ниндидер мөһим нәрсә сөйләргә әзерләнүе йөзенә чыккан иде, әмма бүлмәдәгеләр дәшмәде, алар көттеләр. Ниһаять, Мәүлихан эченә җыелганын башка яшерә алмыйча, торып басты, авыр итеп сулап куйды һәм ашыгып сөйли башлады.

Хатынның әнисе - төпчек кызы һәм кияве белән авылда яши. Бер килүендә, ул безне, "авыл тормышын белмисез, ичмасам кайтып булышсагыз иде", дип, бик нык тиргәп китте. Шулай итеп, кайтып күрдек баҗайның авылдагы тормышын. Ышанасызмы, ул бер үзенә 9 сыер асрый! "Нәрсәгә шул кадәр мал тотасың, син кулакмы әллә", дип сорагач, "Нишләп кулак булыйм ди, шәһәрне туйдырам, мин - фермер", дип күкрәк сукты. "Күрәсеңме, әнә теге яңа салган кәттижне - дип дәвам итте баҗай. - Шуның ике катын җиһаз белән тутырасы бар. Малайны - банкирлыкка, кызны теш куючылыкка түләп укытам. "Джип"ны яңартырга кирәк, дүртенче ел китте, дуслар алдында оят". Мин дә күршенең бәрелгән "иномарка"сын юк кына бәягә сатып алуым турында әйтмәкче идем, оялдым, тыелып калдым.

Баҗайның яңа мунчасында юынганда иң шакаттырганы ялтыравыклы өр-яңа сантехника булды. Мунча эчендәге җыйнак бассейн турында сөйләп тә торасы юк. Минем шәһәрдәге ваннада күптән ике плиткә купкан иде, шуны ябыштырырга ярты ел җыенып йөрдем. Моны исенә төшергән хатын, "авыл ирләре эшли белә шул, авылда яшисе килә, монда миңа рәхәт", дип, каныма тоз салып куйды.

Кайтыргач чыккач, капка турыннан кузгалганда машинам кабынмады, этеп кабыздылар. Баҗай мине жәлләп: "Джип"ны ярты бәягә ал, ашыктырмыйм, акчаң булгач түләрсең", - диде. Гарьләнүдән алмадым.

Без җиде ел ял йортына барырга җыенабыз, һич җай чыкмый. Ә менә баҗай чит илдәге диңгез буен ел саен айкап кайта.

Бу урынга җиткәч, Мәүлихан сөйләвеннән тукталып калды. Үзен борчыган нәрсә турында сөйләп бирергә сүз таба алмыйча азаплана иде, ахры. "Киткәндә, әби, "Кыш чыгарга сезгә килеп торырмын", диде. Анда, авылда, кызы белән киявенең, аны - 80гә җиткән карчыкны караудан башка да эшләре хәттин ашкан икән. Әйтерсең, без шәһәрдә трай тибеп ятабыз. Ягез, җәмәгать, кайсыгыз әйтеп бирә, кайда монда дөреслек?

Дәшүче булмады. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Мәүлиханның җавап көткәнен онытып, һәркайсысы үз тормышына, үз дөньясына чумган иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев