Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кайда каршы алабыз

- Карале, тиздән Яңа ел җитә, нишлибез? Быел кемнәргә барабыз, кайда каршы алабыз? - Кайда дип, барыр җирең булмаган кебек... Монда баш ватып торасы юк, кайда икәне болай да билгеле, әниләргә барабыз! - Син нәрсә, әниләргә дип авыз ачасы булма, былтыр бергә каршы алганга әниең ел буе бездә булды! "Кияү,...

- Карале, тиздән Яңа ел җитә, нишлибез? Быел кемнәргә барабыз, кайда каршы алабыз?

- Кайда дип, барыр җирең булмаган кебек... Монда баш ватып торасы юк, кайда икәне болай да билгеле, әниләргә барабыз!

- Син нәрсә, әниләргә дип авыз ачасы булма, былтыр бергә каршы алганга әниең ел буе бездә булды! "Кияү, трамвай йөреп тора" дип, килә дә җитә, килә дә җитә. Юк инде, быел аннан башка гына утырыйк әле.

- Сиңа ярап булмас, әйтерсең, башка тагын кемдер көтеп тора. Я, әйт, кая барасың? Кемгә кирәгең бар синең?

- Кемгә дип, әйдә алайса кодаларга барыйк, күптән күрешкән юк, безне күргәч шатланырлар, дим.

- Шатлана ди хәзер, машина алыштырганда безгә бурычка акча бирмәүләрен оныттыңмы? Юк, бармыйм, аяк та атламыйм мин ул сараннарга!

- Ярар, безнең туган-тумача муеннан, болай булгач Мохтар баҗайларга барабыз.

- Син нәрсә, ач утырыргамы? Аларның өстәлендә аракыдан башка берни булмый.

- Алай булгач, кемнәргә барыйк соң инде?..

- Әминәләргә барыйк, аларда бик күңелле, җырлыйлар да, бииләр дә...

- Күңелле пычагым. Әминә ирен кодировать иткән, анда ашарга күп, ә аракы юк.

- Таптым. Робертлар яңа кибет ачты, менә кайда ул бәйрәм!

- Булмый, мин Робертка бераз акча тиешле, бурычы була торып, оялмыйча килеп утырган диячәкләр. Минемчә, иң яхшысы Санияләргә барырга кирәк. Сания бик шәп хатын, аның белән күңелсез булмас.

- Булмас шул, ишеттергәннәр иде аны, ирең Саниягә күз төшергән дип, хак икән! Сиңа ияреп сөяркәң янына барырга мин үз акылымда әле. Әгәр үземнең Әфләтуновларга барасым килә дип әйтсәм, ни диярсең икән?

- Бармый тор әле, болай да очрашкан саен Әфләтунов сиңа карап, күзләрен шарландырып утыра!

- Карар җирем булгач, шарландырсын. Миңа карап соклана ул шулай...

- Җитте, гарык, болай булгач беркая да бармыйбыз!

- Күптән шулай диләр аны! Әйтерсең, сине каядыр көтеп торалар. Яңа елны гаилә белән табын артында каршы алалар. Димәк, быел кабат мин әйткәнчә, әниләргә барабыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев