Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кая китсен соң ул...

- Гөлшәфыйка, соңгы көннәрдә нишләптер ирең күренми. Нәрсә булды, чирлиме, әллә берәр якка чумара эзләп чыгып киттеме? - Китә ди хәзер, әле беркөнне генә чираттагы сөяркәсенә озаттым. Инде кайтыр вакыты да җитте, нишләптер күрен-ми әле. - Әллә белеп сөйлә-мисең, әллә ялгыш ишетәм. Мин аннан ирең кая дип сорыйм, ә ул...

- Гөлшәфыйка, соңгы көннәрдә нишләптер ирең күренми. Нәрсә булды, чирлиме, әллә берәр якка чумара эзләп чыгып киттеме?
- Китә ди хәзер, әле беркөнне генә чираттагы сөяркәсенә озаттым.
Инде кайтыр вакыты да
җитте, нишләптер күрен-ми әле.
- Әллә белеп сөйлә-мисең, әллә ялгыш ишетәм. Мин аннан ирең кая дип сорыйм, ә ул тыныч кына мәгъшукасы белән китеп барды ди. Гөлшәфыйка, ни йөрәгең белән шулай сөйлисең, әз генә дә борчылмыйсың, җаның бармы синең?
- Нишләп борчылыйм ди, җыен вак-төяккә йөрәгемне ватмыйм әле. Беренче чыгып китүе түгел. Ничек алып китә-ләр, шулай кире китереп куялар...
- Шулаймыни?! Нишләп алай, үз ире турында шулай сөйләгән хатынны күргәнем юк әле! Менә тамаша диген, сөйләсәң кеше ышанмас...
- Ис китәрлек берни юк монда. Ике кредит түләгән ирнең кемгә кирәге бар аның? Бөтен сәбәбе шул, шуны белеп алуга бер көн тотмыйлар, минем янга китереп куялар. Һәр
ирнең килешмәгән ягы бар. Аның каравы, гаебе булган ирне тыңлатуы җиңел ул, әйтеп тә тормыйм, кредит артыннан кредит алып кына тора. Соңгы сөяркәсеннән кайткач, машинага кредитны түләп бетерде. Белмим, монысыннан кайткач нәрсә сорыйсы булыр, кер юу машинасы еш ватыла башлады. Суыткычны яңартсаң да зыян итмәс иде. Үзе кайтып керүгә, ишектән керешли үк, «Карчык, бу юлы кредитка нәрсә алабыз», дип сүз башлый. Мин өч көн эндәшми йөрим дә, «Менә шуны алып кайтып куй», дип кибеткә чыгарып җибәрәм. Ни әйтсәң дә, ул ирләр барыбер йөри, моннан файдалана белергә генә кирәк. Гаебенә карап, бу юлы да берәр әйбер алдырмый-ча булмас әле.
- Вәт, баш синдә, Гөл-шәфыйка! Хәзер генә аңлый башладым, ирең түгел, син рәхәтлектә яшисең булып чыга монда. Минем ирем җиденче елын инде машинасын алыштыра алмый азаплана. Җебегәннең-җебегәне инде... Уйлап торам әле, әгәр синең кебек берәр хатынга ияртеп җибәр-сәм, соңыннан гаебен танытып, кредитка машина алдырып булмасмы дим. Юктыр, булмас-
тыр шул, ирем миңа кендеге белән береккән кебек ябышып ята. Китмәс шул, кыюлыгы җитмәс. Аннары, миннән башка кемгә кирәге бар аның? Их, Гөлшәфыйка, булмады бәхетем, эләкмәде миңа синеке кебек сулга каера торган берәр йөремсәк
ир кисәге. Әгәр эләккән булсамы, белер идем учымда биетеп, ничек итеп акча җыеп, баеп калу юлларын...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев