Туган як

Кая барсаң да, шул ук кояш

Ләйсәрия, дөресен әйт, ел саен диңгез буенда ял итәргә акча каян табасың?

Юк ла, әстәгъфирулла диген, нишләп тикшерим ди, нәрсә хисабына яшәвең миңа кызык түгел. Кеше аптырыйдыр инде, эшләгәнең өчен уч тутырып ала алмыйсың, ирең дә әллә кем түгел, шуңа карамастан, чит илгә ял итәргә бармый калганың юк. Дөрес, акча юнәтүнең төрле юллары бар, әмма кем ничек таба бит аны.
Безнең күршедәге ялгыз ир, диңгезгә барып ел буена җитәрлек энергия туплап кайтам дип мактана. Туплый пычагым, ялга киткәндә алган кредитын тизрәк түләргә тырыша ул. Юньле ризык күргәне юк, колбаса, майлы иткә акчасы калмый, бар ашаганы бәрәңге белән пачкалы солы ярмасы. Кыш буе чаңгыда йөри, ярымшәрә килеш балконга чыгып гер күтәрә. Өстәвенә, янында көн саен җанын каезлап торучы хатыны да юк. Ул болай да тап-таза ир, белмим, нәрсәгә кирәктер аңа диңгезгә барырга?  
Ләйсәрия, кеше ял итәргә барырга ел башыннан ук  әзерләнә башлый. Берәүләр акча сорап сөяркәсе янында сырпаланса, икенчеләре чирләшкәгә сабышып ирләрен юмалыйлар. Бер танышым  һәр елны  табиблар кушканга гына барам дип хәйләләгән була. Кем белгән аны, саулыгын карыймы ул анда, күңел ачамы?  Ничәдер ел элек ял итеп кайтасым килә дип,  үзем дә иремә авыз ачып карадым. Көт, хәзер, ялгызымны гына җибәрәме соң? «Алай диңгез буйларында ял итәрлек нәрсә эшләп ардың?» – дип, ыржаеп көлде генә. Җае чыкканда дәшми калмадым: «Машина яңартканда банктан кредит аласың, мин сораганда кесәң һәрчак такыр була», – дип оялткан булдым. Әз генә дә үзгәрмәде иремнең чырае. «Бик беләсең килсә, минем кредитка алган машинам әнә подъезд каршында тора, – дип күкрәк сукты. –  Синең ялыңа киткән акча шул диңгез буенда калачак», – дип, тизрәк авызымны томалады. Ләйсәрия, ачуым чыкты шулчакны, бер кызгач, әйтәсен әйтеп калыйм дидем.  «Юләр баштан  яп-яшь килеш сиңа чыгып әрәм булдым, – дип балавыз да сыгып алдым. – Әнә гарәп илләрендә ирләр өйләнгәндә булачак хатынының ата-анасына  зур калым акчасы түлиләр икән. Әгәр муеннан бурычка батып, минем өчен калым түләгән булсаң, хәзер көязләнеп яңа машинада йөри алмас идең, дидем. Бу  бушка эләкте дигән шатлыктан, мине һәр елны диңгез буена  озатып җибәрергә тиеш идең», – дип тә өстәдем. 
Юк, Ләйсәрия, юри күзәттем, иремнең  оятыннан ник бер йоны селкенсен. «Бурычка батып өйләнгән булсам, ул кредиттан котылып, сине күптән әниең янына илтеп куйган булыр идем», – дип,  шаркылдап көлде генә. 
Ләйсәрия, бер уйласаң, анда бара алмавыма әз генә дә үкенмим. Акчасыз торган юк, һәрхәлдә, ял итәргә генә табылыр иде әле. Тик кирәкме ул миңа? Анда да, монда да шул ук бер кояш, чит илнеке  шәбрәк җылыта дип үземне алдап йөрмим әле. Быел олы улыбыз мәктәп бетерде, тагын кайда укыйм дияр, анысына да акча кирәк. Кызыбыз да үсеп килә, кием артыннан кием  сорый, хәзер әнә яңа смартфон кирәк ди. Шуларны уйлап, ничек итеп тыныч кына ял итә алыйм ди анда!? Ни әйтсәң дә, ялның иң рәхәте – авылда ул.  Быел да анда чүбе уталмаган егерме сутый бәрәңге җире көтеп тора. Җитмәсә, каенана автомат кер юу машинасы белән мультиварка сорый. Искесе озак пешерә, дип зарлана. Белмим, кая ашыгадыр каенана, анысын сорарга ярамый. Берни эшләп булмый: «Ярар, әни, алып бирербез», – дидем. Авылда эш җитәрлек, калган вак-төяген әйтеп тә тормыйм. Кичен эшләп аргач, кыл кыймылдатырлык та хәлем калмый. Беркөнне ирем: «Әнә телевизордан чит илдәге диңгез пляжын күрсәтәләр», – ди. Карыйм ди хәзер, нәрсәгә ул миңа?!  Хәзер аңладым инде, ирем белеп сөйли, анда барып ял итәрлек армадым әле мин. 
Карале, Ләйсәрия, узган айда яңа теш куйдырттың түгелме? Кыйбат булдымы, җәмгысы күпмегә төште? Әстәгъфирулла, күпме дисең?! Әйт әле, нәрсәдән ясыйлар ул тешне!? Кеше куян куа дип, чит илгә барып,  монда тешсез йөрер хәлем юк. Быел да барып булмас, ахры, юк, Ләйсәрия, үзең күреп торасың, диңгез кайгысымы монда?..
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: