Туган як

Карт ана сагышы

Гомере буе сугыштан кайтмаган улын көтеп яшәгән әбиемә багышлыйм. - Бүген дә кайтмады, дисеңме? Көтик әле, көтик, кайтыр ул, мырый, кайтыр, күр дә тор. - Шәмсекамал әби песиенең башыннан иркәләп-сыйпап, еш кына шулай сөйләнә. Алар икесе генә яшиләр. Ире Һадиулла да, улы Габделбәр дә, сугыш дигән афәтне күреп, исән-сау әйләнеп...

Гомере буе сугыштан кайтмаган улын көтеп яшәгән әбиемә
багышлыйм.
- Бүген дә кайтмады, дисеңме? Көтик әле, көтик, кайтыр ул, мырый, кайтыр, күр дә тор. - Шәмсекамал әби песиенең башыннан иркәләп-сыйпап, еш кына шулай сөйләнә. Алар икесе генә яшиләр. Ире Һадиулла да, улы Габделбәр дә, сугыш дигән афәтне күреп, исән-сау әйләнеп кайттылар. Ә менә икенче улы Гафиятулланың «хәбәрсез югалды», дип сугыштан кара кәгазе килде. Инде картының дөнья куйганына да байтак еллар. Ә ана Гафиятулласын - йөрәк парәсен - һаман көтә.
Шәмсекамал әби урамнан узган егетләргә ымсынып, күңеле әрнеп карап кала. Гафиятулланың да буй-сыннары, йөрешләре нәкъ шуларныкы кебек иде бит...
Тукта! Әнә автобустан төшкән чемоданлы егет аның улы түгелме? Юк, гөнаһ шомлыгына каршы, ул түгел икән...
Күз алдында гел Гафиятулласының шәүләсе, бәлкем, шуңадыр, әби күпләрне аңа охшата, ә кайчакта «Гафиятулла, балам!» - дип кычкырып җибәрүдән үзен чак тыеп кала.
- Ах, мырый, мырый! Бу яшьләргә заманның гөлбакча чагы туры килде, ә безнекеләргә?...
Шунысы гаҗәп: ана күңелендә улы һаман яшь килеш яши. Гафиятулласы узгынчы картлар арасында булуы ихтимал, дип, башына да китерми. Бу тилмереп-зарыгып көтүләр карчыкның җанын күп телгәләде. Ул аны төшләрендә күреп, елап уяна, аннары урыныннан торып, дерелди-дерелди улының түр стенадагы рәсеме белән сөйләшә. Кайчан кайтасың соң, балам? Бигрәкләр дә соңладың ла. Ничек кенә ранный булсаң да, кайт, улым, кайт инде... һай, аналар, аналар! Сезнең әйтеп бетергесез тирән эчке кичерешләрегезне, күңелегездәге илаһи сагышны кем генә аңлап җиткерсен...
Юксыну һәм чиксез хәсрәттән тамган күз яшьләреннән соң гына аның эче бераз бушап кала.
Соңыннан Шәмсекамал әби үзе белән килгән зәңгәр сандыгын ачып, тезләнеп утыра да, андагы һәрнәрсәне ипләп-кадерләп кенә кулыннан үткәрә, хатирәләрен яңарта. Янә шунысы бар: сандыгын ачса, улының кайтып керү өмете арта төшә. Чөнки анда Гафиятулланың сугышка киткәндә кабып-тешләп алган икмәген саклый. Ата-бабадан калган шушы йола сөекле улының кайтачагына ышаныч уята.
Әйе, туган авылында, туган йортында газиз улының башлап куйган ризыгы көтә, әнкәсе көтә,ваемсыз уйнап үскән урыннары, инеш буйлары, нәүмиз булып калган ата-ана нигезе көтә...
«Әнкәй, бу сатин күлмәгемне кайткач киярмен, салып куй ...» Әнкәсе белән саубуллашып, сугышка чыгып киткәндә Гафиятулласы шулай дигән иде.
- Улымның киемнәрендә төсе-исе бар,- ди әби. Күпме күз яшьләренә чыланды бу күлмәк? Шәмсекамал әби улының һәрнәрсәсен кадерләп саклый, алар белән сөйләшә, хәтта чоландагы чаңгысы да телгә килә сыман.
Шул сандыкны ачкан саен улының тавышын ишетә ана. «Әнкәй, кайткач киярмен ...» - дип пышылдый ул.
Әбинең ничәмә еллар юксынып, моң-зар белән баласын көтүен, сулкылдап елауларын яхшы хәтерлим мин. Әмма аны юатырлык сүзләр таба алмый идем.
Көтмә инде, әбекәй, улыңны. Кайтмас инде ул, аны күрү насыйп булмас, дияргә тел бармый, йөрәк җитми. Шунлыктан, җан тетрәнеп бу вакыйганы күңелемдә мин бик озак саклап йөрдем. Хәлемнән килгәнчә, карт ана сагышын күп еллар үткәч кенә сезгә җиткерергә булдым.
Ә Шәмсекамал әбекәй Гафиятулласын әле дә булса көтәдер кебек. Көн кичкә авышкач та, сөйләшә-сөйләшә, капкасыннан чыгып килүе күз алдымда:
- Әйдәле, мырый, эскәмиягә утырып көтик. Югыйсә, ник, әнкәем, каршы алмадың, дияр...
Рәмзия ШАКИРОВА,
32нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: