Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Карлар ява

шигырь

Кыш җитте бит, дисәләр дә,

Бу бары тик сүз әле...

Әле кышларга иртәрәк,

Ноябрь бу! Көз әле!

Аклыкны бик яратсаң да,

Ашыкма, җаным, кышка...

Болай да, гомер тиз үтә,

Болай да, көннәр кыска...

Сагындырса да карлары

Җитмәсен кышым, алдан.

Әле көзнең ачыласы

Күпме серләре калган!

Чаптар йөрәккәем! Кума!

Сабырлар ит,түз әле...

Җиһанда бит мин яраткан

Уңдырышлы көз әле...

Сокландыргыч көз әле...

Илзирә Вәлиуллина

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев