Туган як

Карасагыз, уйланырлык нәрсәләр күп

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының һәр премьерасын көтеп алам. Ә менә «Калдырма, әни!» драмасын карарга соңгарак калдым шул. Аннары пандемия башланды, театр вакытлыча ябылды. 9 гыйнварда, ниһаять, спектакльгә бару мөмкинлеге туу белән, барып, карап, тәэсирләрем белән уртаклашырга булдым.

Баш геройны Алмаз Хөсәенов уйный. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле Алмаз кечкенә, зәгыйфь, көчсез Ильяс булды да куйды. Аның ачынуын, күңеле белән рәнҗүен күреп, йөрәгем әрнеде.
Ул зур гаиләнең бер өлеше булган. Җиде баласын калдырып, башта ана үлеп китә. Әтиләрен аларны балалар йортына тапшырып, кабат өйләнергә үгетләсәләр дә, риза булмый.
Әмма тиздән ата кеше үзе дә авырый башлый. Бар эш балалар җилкәсенә төшә: ипигә кадәр үзләре сала. Тиздән ул да вафат була. Балаларның ачыргаланып елаулары, әтиләрен уятырга тырышулары шулкадәр үзәккә үтә – артистлар үзләре дә ятимлекне тоеп үскәннәр, дип уйларсың...
Җиде баланың өчесе балигъ булса да, калган дүртесен аларга бирмичә, төрле балалар йортларына тараталар. Шуннан башлана баш герой тарихы.
Бер яктан карасаң, әти-әнисез үскән балалар биредәге тормышка, шартларга яраклашканнар. Алар аерылып торган берәүне көтүләре белән дөмбәсләргә дә, мыскылларга да мөмкин. Икенче яктан карасаң, һәрберсенең язмышы үтә
дә ачы, кызганыч, әрнүле. Һәрберсенең үз тарихы.Динис (Рушан Әсәтов башкара) исемле малайны гына алыйк. Аны уллыкка инде өч гаилә алып караган, әмма кыланмышларына түзә алмыйча, кире тапшырган. Динис Ильяска махсус «система» уйлап табуы турында сөйли. Шулай ук хәйләләп, ул дүртенче гаиләгә эләгә. Балалар белән сугышучы, укытучылар сүзләрен тыңламаучы, авыруга сабышып, мәктәпне калдыручы, тәмәке тартучы, хәтта яңа әти-әни-сеннән акча урлаучы бу малайга гаилә түзеп карый, әйбәтләп сөйләшә, аңлата, психологка йөртә... Аннары кире балалар йортына тапшыра. Әмма Динис бу гаиләне яратып өлгергән икән, үкенә, кире килеп алуларын сорый, көтә. Нәтиҗәдә, балалар йортыннан качып, югала.
Ильяс үзе дә качып карый. Саша (шулай ук Рушан Әсәтов образы) исемле ятим белән таныша. Анысы гомере буе әнисен күрергә зарыгып яши. Хыялында ул аны бик мескен хәлдә таба, дәвалый, аннары бергә яши башлыйлар. Чынлыкта исә ана кешенең күптән башка гаиләсе, балалары бар, ә Саша – нибары яшьлек хатасы гына. Әнисе улына «мине калдыр», дип, хәтта акча тәкъдим итә. Бу вакыйга үсмернең әнисен үтерүе белән тәмамлана.
Алинә белән Диманың аянычлы мәхәббәте, фаҗигале төстә һәлак булган Фәрит, әнисе була торып та, гомерен балалар йортында уздырырга мәҗбүр булган Алия язмышлары... Балалар гына булсалар да, күңелләре китек, алар дөньясына рәнҗеп үсә. Өстәвенә директорлары (Дилә Карпова уйный) да алкаш балалары, азгыннар, туймас этләр дип кенә йөртә.
Минем өчен Наил Сәйфетдинов бу драмада яңача ачылды. Аның Даян исемле герое кансызлыгы, усаллыгы, түбән кыланышлары белән үзеннән этәрә. Димәк, образга керә, максатына ирешә алган.
Бер үк актерларның ике-өч роль башкаруы спектакльгә зыян китерми, чөнки алар һәр образны тулаем үзгәреп, оста итеп күрсәтә. Бер сәхнәдә корифейлар белән яшьләрнең уйнавы да бик органик күренә. Рәдис Гарипов катнашында икенче спектакль каравым – бик ошый. Сабира Усманова, Гүзәлия Рәшитова рольләре дә куандырды, көннән-көн ачыла бара бит кызлар!
Режиссер өстенлекне декорацияләргә түгел, ә образларга биргән. Декорацияләр күбрәк символлар буларак кулланыла. Әйтик, балалар өстендәге юрганнар ике яклы. Ак төс – гаилә, җылылык, бәхет, соры ягы – ятимлек, бәхетсезлек символы. Тимер карават арты – авыр йөк, ачы язмыш, тоткынлык. Балалар өсләрендә бөртөрле толстовка һәм джинс чалбар.
Сүз уңаеннан, «Калдырма, әни!» драмасы Россиянең кече шәһәрләре театрлары Федераль проект кысаларында куелган. Режиссеры Редик Ганиев та, рәссам, композитор да – Башкортстаннан. Редик Ганиев белән элемтәгә кереп, Түбән Кама театры белән эшләү тәэсирләре турында сораштым. Ул 20 дән артык спектакль, күптөрле бәйрәмнәр, фестивальләр режиссеры.
– Мин ирекле режиссер. Гадәттә, театрларга пьесаларны тәкъдим итеп, эшлибез. Рөстәм абый Галиев белән очраклы рәвештә таныштык, аралаштык. Ә 2019 елда ул миңа бу пьесаны куярга тәкъдим итте. «Калдырма, әни!» әсәре белән мин инде таныш идем, ул миңа бик ошады. Шуңа да теләп риза булдым, – дип аңлата Редик Ганиев.
Эш авыр шартларда баруын яшермәде ул. Бу вакытта театр төзәкләндерүгә ябылган иде. Шуңа да репетицияләр төрле урыннарда барган: я шәһәр көллиятләрендә, я элекке хәрби комиссариат бүлмәләрендә...
Режиссер белдерүенчә, театрлар да, актерлар да төрле була. Үз холыклары, үз тәртипләре бар. Ә Түбән Кама актерлары бердәм һәм бик тәртипле булуы белән аерылып тора. Репетицияләр кичен башланып, төнге сәгать 12гә-1гә кадәр барган, әмма берсе дә зарланмаган. Өстәвенә, драма өстендә эш башланганчы ук, барысы да әсәрне укып чыкканнар, эзләнгәннәр, тәкъдимнәрен җиткергәннәр. Гомумән, эш вакытында бердәмлек, иҗади рух хөкем сөргән икән.
Кызганычка, премьераны зурлап уздырырга планлаштырсалар да, килеп чыкмаган. Театр ачылды, тик менә пандемия сәбәпле ябылырга туры килгән. Шуңа күрә драманы сәнгать советына гына тапшырганнар.
– Театрны һәм актерларны бүген дә сагынып искә алам һәм бу тәҗрибәне кабатлауга каршы түгелмен. Бу коллектив белән күпкә көчлерәк әйберләрне сәхнәләштерергә мөмкин, дип уйлыйм. Гомумән, «Калдырма, әни!» һәм башка театрлар белән куйган спектакльләр афишаларын күргәндә, тамашачылар тәэсирләре турында укыганда, күңелемә җылы керә. Димәк, эшләвем юкка түгел, – ди Редик Ганиев.
Бүгенге заманда кешеләр күбрәк комедияләрне хуп күрә. Һәм бу аңлашыла да: тормышта күңелсезлекләр бермә-бер арткан чакта көлеп тә аласы килә. Тик мин «Калдырма, әни!» драмасын яшьләргә дә, олыларга да карарга киңәш итәр идем. Гаилә кыйммәтен аңлар, уйланыр, бәлки елап, бушаныр өчен.

Лилия Заһретдинова

Фото: театр архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: