Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кара багана

Тарих битләре аша халкыбыз кичергән фаҗигале вакыйгаларның еш кабатланып торуын яхшы беләбез. Бу сугыш афәте дисеңме, табигать тудырган бәла-казалар, көчле янгыннар, меңнәрчә кеше гомерен өзгән эпидемияләр – болар барысы халык күңелендә онытылмаслык, михнәтле авыр еллар булып сеңеп калган. Зур куркыныч янаганда кеше бик борынгыдан үз-үзен саклау чарасын күрергә тырышкан.

Шул нисбәттән мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең Казан университетында укыткан чорында бүлешкән истәлекләренең берсенә тукталып узасы килә. Язучы сөйләгәнчә, элек-электән кайбер татар авылларының басу капкасы янында кара багана утыртылган булган. Ни өчен кирәк булган бу багана, кемнәрне кисәткән, укытучыбыз үзенең лекциясендә бу турыда тәфсилләп сөйләп биргән иде.
Еш очракта андый кара тамганы таза тормышлы, берничә мәхәлләле зур авылның басу капкасы янына утыртканнар. Кара баганалы авыллар турында халык телендә төрле имеш-мимешләр йөреп, аларның күпчелеге уйдырма булса да, моңа ышанырлык нигез бар. Республикабыз территориясендә андый авыллар күп булмаган һәм аларның исемнәрен олы яшьтәгеләр әле дә хәтерлидер дип уйларга кирәк.
Билгеле булганча, патша заманнарыннан ук, тирә-юньдә куркыныч йогышлы авырулар башлануга, авыл капкасын ябып куя торган булганнар. Якын-тирә авыл кешеләре, читтән килүче сәүдәгәрләр, сәяхәт кылучы мосафирлар басу капкасы янындагы кара билгене күрүгә бу авылны читләтеп узганнар. Өстәвенә, төрле шикле кешеләр, карак угрылар да бу тамганы күрүгә тәртәләрен шундук кирегә борганнар. Кара багана белән санлашмыйча, авыл урамына керергә кыюлык иткән бәндәләрнең соңыннан ат олаулары белән юкка чыгулары турындагы төрле серле хәбәрләр дә еш ишетелеп торган.
Башкалардан аермалы буларак, кара баганалы андый авыллар озак еллар буена үз кануннары белән яшәгән.
Ул чакларда андагы егетләр чит кызларга өйләнмәскә тырышкан, кызлар күрше авыл егетләренә чыкмаган. Шулай итеп, башка авыллардан килүче кода-кодагыйларның кунакка йөрүенә чик куелып, ят кешеләр белән аралашу аз дәрәҗәдә булган.
Совет чорында бу авылларда яшәүче халык озак еллар буена мәчет манараларын кисеп төшерергә юл куймаган. Күрәсең, шул сәбәптән, ул вакыттагы пропаганда андагы башкалардан аермалы тормышны муллалар йогынтысына бирелү белән аңлаткан. Хәзерге күзлектән чыгып эш иткәндә, авыл капкасы янындагы бу кара баганалар үзенә күрә төрле эпидемияләрдән саклану ролен үтәп, карантин кертелүен игълан иткән. Элекке медицинаның түбән дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, якын тирәдә куркыныч йогышлы авырулар таралган вакытта халык һәрчак үзен саклап калу турында кайгырткан. Дөрес, хәзерге вазгыятьтән чыгып караганда, һәр шәһәр подъезды каршына кара багана утыртып булмый, башка чаралар җитәрлек булганда моның кирәге дә юк. Тарих күрсәткәнчә, хәвеф-хәтәр янаганда халык күрсәткән зирәклеккә тагын бер кат таң каласың.
Безнең халык элек-электән төрле бәла-казаларга бердәм булып күтәрелеп каршы тора алган. Димәк, илебезгә килгән бу коронавирус афәтеннән дә шәт котылу юлы табылмый калмас дигән өмет белән яшәргә кирәк. Кешене, милләтне өмет яшәтә, бердәм булыйк, төшенкелеккә бирелмик, иншалла тормышыбыз җайланып китәр дип уйлыйк, җәмәгать!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев