Туган як

Кан басымы

Нәрсә, Дәйфүдә, берәрсе шалтыратып, хәлемне белмәсме дип өметләнеп утырасыңмы? Берәү дә шалтыратмас, миннән башка беркемгә кирәгең юк, шалтыратырлар дип хыяллана күрмә. Мин генә ул җүләр, көннәр буе барчасының хәл-әхвәлен сораштырып утырган булам. Ичмасам, берәрсе: «Бүген хәлең ничек, чирләмисеңме?» - дип сорасын иде, көт, сорыйлар ди, хәзер. И-и, Дәйфүдә, сиңа гына...

Нәрсә, Дәйфүдә, берәрсе шалтыратып, хәлемне белмәсме дип өметләнеп утырасыңмы? Берәү дә шалтыратмас, миннән башка беркемгә кирәгең юк, шалтыратырлар дип хыяллана күрмә. Мин генә ул җүләр, көннәр буе барчасының хәл-әхвәлен сораштырып утырган булам. Ичмасам, берәрсе: «Бүген хәлең ничек, чирләмисеңме?» - дип сорасын иде, көт, сорыйлар ди, хәзер. И-и, Дәйфүдә, сиңа гына әйтәм, миндәге кан басымы белән кеше яшәми. Анысы башкаларда ничектер, белмим. Тик мин чирләгәндә баш очыннан кырык таракан йөгереп узган кебек була. Әнә шул тараканнар тынычланмыйча, мин кеше түгел. Андый чакта яныма килмә, авыз ачып сүз әйтмә, кыскасы, бөтенләй дәшмәскә кирәк. Менә син, Дәйфүдә, һаман дәваланырга кирәк дигән буласың. Әйе, минем дә үз табибым бар, нишләп булмасын.
Кичә иртән, башым әйләнә, үзең кил дигәч, йөгереп килеп җитте. Әй үлчи бу кан басымын, әй үлчи, түзмәдем, йә бу әйберең эшләми, йә үзең белмисең дип, кычкырып җибәрдем. Кычкырмый ничек түзәргә кирәк? Кырык тапкыр үлчәсә дә, сезнең кан басымы нормада дип әйтәчәк. Юк, Дәйфүдә, бернинди дару бирми, бирсә дә эчмәс идем, дару эчеп агуланырга мин җүләр түгел! Әнә телевизордан хәзерге даруларның яртысы ялган дип көнаралаш әйтеп торалар. Дөресен әйткәндә, ул врачның ни әйтәсен алдан ук белеп торам. Иң әүвәле ашау-эчүне кысарга кирәк дигән киңәш бирәчәк. Әллә мине пенсия акчасына балда-майда гына йөзә дип уйлый тагын. Артык майлы, баллы, әче-төче ризыктан тыелып, күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашарга кушачак. Көн саен чөгендер, кишер, кәбестә генә ашап торырга, белмим, мине кем дип белә торгандыр? Чирли дигәч тә, мин кемнән ким, бәлешне дә, мантыйны да калдырмыйм, тамактан узганда ник ашамаска ди. Өстәвенә, врачым бик хыялланырга ярата, әллә ниләр уйлап таба. Иртән физкультура ясарга кирәк, бассейнга йөрсәгез дә зыян итмәс иде, ди. Кит, кеше көлдермә, шушы гәүдәм белән бассейнга чумсам, анда грамм су да калмаячак, дип куркыткан булдым. Керфеге дә селкенмәде тегенең, анда сездән дә гәүдәлерәкләр бар дигән җавап ишеттерде. Җитмәсә, иртән торып йөгерергә куша. Дәйфүдә, әгәр күрше-күлән тәрәзә аша һәр иртә йорт тирәли йөгергәнемне карап торса, бу карчык ычкынган дип уйлаячак, кирәкме бу миңа? Юк инде, минем үз графигым бар, иртән торып ашап-эчкән арада, рәттән ике сериал карыйм да, сотовыйга утырам. Кан басымы була торып, җиңел эш түгел бу. Таныш-белешләр муеннан, шалтыратканнарын көтеп утырмыйм, барчасының хәлен үзем белешеп чыгам. Һәркем үзенекен сөйли, гыйбрәт җитәрлек, шулар белән сөйләшеп, көннең узып киткәнен сизми дә калам.
Ул йорт тирәли йөгерү дигәннән, безнең подъезддагы Хәнифә кияве кайчан карама трусиктан гына саф һавада урам буйлап чабарга гадәтләнде. Врач кушты дип, әй чаба бу, әй чаба... Бервакыт чүп түккәндә Хәнифәне очратып: «Туктат киявеңне, юньлегә йөгерми бу», - дип турыдан-туры әйттем. Дәйфүдә, сизенүем дөрес булган. Шулай ярты ел чамасы йөгергәннән соң «физкультура дигән булып, киявең күрше йорттагы бер чибәркәй янына кереп чыккалый», - дип, Хәнифәнең колагына пышылдаганнар. «Булды, кыш җитте, трусиктан гына урамда чабарга син тиле түгел», - дип, кияүләрен бу шөгыленнән туктатмакчы булганнар. Әмма, күрәсең, эшләр бик тирәнгә киткән. Кияве бервакыт иртән йөгерергә чыгып киткән җиреннән, фатирына кире әйләнеп кайтмаган. Хәнифәнең бу хәлгә аз гына да исе китмәде. «Аерылышканда, кеше судлашып, мал бүлеп йөргән була. Безнеке иртән трусиктан гына ничек чыгып киткән булса, шул килеш бүтән күренмәде», - диде ул.
Дәйфүдә, минем малай өйләнгәч, үзем дә кодагыйлы булдым. Әле кичә генә аны: «Ник хәлемне белмисең?» - дип, сотовый аша ачуланып аттым. Минем кодагый үзе дә сүз эзләп кесәгә керми: «Әле узган атнада гына иремнең туган көнендә җырлап утырдың, пычагым да булмас», - дип, җавабын бик тиз тапты. Андый чакта дәшми каламмы соң? Үз чиратымда: «Кодагый, кабат чакырсаң, кирәге чыкса, җырлармын да, биермен дә», - дип чагып куйдым. Дәйфүдә, яшем олы дип оялып тормыйм әле. Хәзер һәркем ничек булдыра, шулай яши, кан басымы гына рәтләнсен, күңелем сизә: биисе көннәрем алда әле...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: