Туган як

Камышлы күл

Гомерем буе шофер булып эшләп, пенсиягә – лаеклы ялга чыктым. Машина йөрткән кеше бу һөнәрнең катлаулы һәм җаваплы икәнен белә. Ә менә машинада утырып кына йөргән кеше бу эшне җиңел дип уйлый. Һи, нәрсәсе бар инде аның?! Туры барсаң – рульне туры тотасың, уңга булса – уңга, сулга булса – сулга. Туктарга тормоз педале бар, бетте-китте!

Шофер өчен иң мөһиме – техниканың төзек булуы кирәк. Калтыр-колтыр эшләгән машина белән юлга чыксаң, фаҗигагә очравыңны көт тә тор! Моның белән шуны әйтәсе килә: без кул астындагы техниканың төзек булуына күнеккән.
Эшсез өйдә түзеп ята алмаячагымны аңлап, директордан башка эш сорадым. Шеф ык-мык итеп тормады, башын кашып алды да:
– Ярар, Миңлеялал! Сантехник урыны бушады, әйдә, шунда күч! – ди бу миңа.
Үз чиратымда, мин дә пеләш башымны бераз кашып, икеләнеп-микеләнеп тордым да, ризалаштым.
Баштагы мәлне элеккеге эшемне сагынып, җанымны ничек тынычландырырга белмичә йөрдем. Тора-бара ияләштем. Бер пар бияләем, инструментлар белән тулы сумкам бар. Башка берни дә кирәкми!  
Иртәнге эш сәгатем котельный янындагы коедан су суырту белән башланып китә. Бу процедураны смена азагында тагын бер кабатлыйсың. Нишләп су җыелганын берсе дә белми. Ун ел элек тә, егерме ел элек тә шулай булган.
Минем күңел тынычлыгым югалды. Болай булырга тиеш түгел бит инде, нәрсәседер төзек түгел моның, мәйтәм. Беркөнне, чираттагы су суыртудан соң, түзмәдем, коега төштем. Карыйм, үзәк суүткәргеч торбадан безнең якка үткәненең «задвижка»сыннан аска таба су агып тора. Прокладкасын алыштырдым мин моның. Бер тамчы су да чыкмый бит, малай!
Күпме суны һәм аны суыртырга киткән электр энергиясен экономияләгән өчен, директор миңа зу-у-р (юк, премия дип уйламагыз) рәхмәтен белдерде!
Шушы хәлләрдән соң, ни хикмәт, оешмабызның  коймасына ук терәлеп торган камышлы күл корый башлады. Балыкчы булганнары да, булмаганнары да, берсеннән-берсе уздырып, калган суны һәм күл төбе ләмен болгата-болгата, капчыклар тутырып, машина белән балык ташый башладылар. Әлбәттә, директор да читтә калмады, чөнки ул үлеп-китеп чып-чын балыкчы иде. Өенә кайтмыйча, шул камышлы күл янында төннәрен үткәргән чаклары бик күп булды аның.
Күлнең кибүенә бөтенесе аптырады. Борын төбендә генә балык тотып ял итә торган урын күз алдында юкка чыкты. Күл турында сөйләшүләр халык теленнән төшмәде.      
Беркөнне шеф мине үз кабинетына чакыртып алды. Керә-керешкә үк:
– Кара әле, дускай! – ди бу. – Без синең белән бик тә зур хата ясадык бит!
– Нәрсә, нинди хата? – дим, мин берни аңламыйча.
Баш миемнең шарчыклары нәрсәнедер искә төшерергә тырышып, төтен чыгарырдай булып, чыжылдап әйләнешә башлады. 
–  Күлне киптердек, вәт нәрсә!
Мин бермәл һушыма килә алмый торгач, салырга онытылган, майга буялып беткән  бияләйле кулым белән маңгаема шап итеп суктым да:
– Ну, Гариф Гафурыч, баш та бар инде үзегездә!
– Соң, баш булмаса, шушы урында унбиш ел утырыр идеммени мин. Әйдә, табигатькә китергән зыяныбызны төзәтик, камышлы күлне кире кайтарыйк. Бар, коеңа төшеп мен әле син!
... Язын, карлар эреп беткәч, халык тулы сулы күлне күреп шаккатты, тел шартлатты. Балыкчылар уч төпләрен ышкыштырып һәм үзалларына мәгънәле елмаешып йөри башладылар.Әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаганнарының да күңелләре күтәренке иде. Директорны әйткән дә юк, бик нык шатланды ул. Гаражына илтеп томырган балыкчы кирәк-яракларын кире кабинетына ташып куеп, түземсезлек белән балык тоту сезоны ачылуын көтә башлады.
«Шеф» мине тагын үз бүлмәсенә чакыртып алып, күлнең ничек юкка чыгып, кире хасил булуының серен бүтәннәргә ачмаска кушты.
Кулга эш хакы расчёткасын биргән көнне карыйм – премия язылган,зур түгел.  Һәй, мәйтәм, шатланып, зу-у-р рәхмәткә караганда кечкенә генә премия яхшырак.
Инсаф КАШАПОВ. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: