Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«КАМА ТАҢНАРЫ» ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘСЕ

Татарстан - туган йортыбыз Меңәрләгән еллык тарихың бар - Болгар бабамнарның ядкаре. Имәннәрнең монда чыдамнары, Каеннарның монда аклары. Тугай-болыннарың гына түгел, Калаларың гөлгә күмелгән. Татарстан - гүзәл туган җирем, Яратудан сине сүрелмәм. Дөнья базарында үз урының, Сине таный бөтен җир шары! Читләргә сибелгән татарыңны Сагындыра Иделем яры. Горур халкың синең...

Татарстан - туган йортыбыз
Меңәрләгән еллык
тарихың бар -
Болгар
бабамнарның ядкаре.
Имәннәрнең
монда чыдамнары,
Каеннарның
монда аклары.
 
Тугай-болыннарың гына
түгел,
Калаларың
гөлгә күмелгән.
Татарстан -
гүзәл туган җирем,
Яратудан сине сүрелмәм.
 
Дөнья базарында
үз урының,
Сине таный
бөтен җир шары!
Читләргә сибелгән
татарыңны
Сагындыра Иделем яры.
 
Горур халкың синең
бик кунакчыл,
Каршы ала
ачык йөз белән.
Иман нуры
иңгән илебезнең
Тыныч булачагын
мин беләм.
 
Кушымта:
Галәм киңлекләрен
яуласак та,
Океан төпкелләрен
айкасак та,
Без сагынып
сиңа кайтабыз,
Татарстан, -
туган йортыбыз!
Фәнүзә САБИРОВА.
 
Гүзәл йортым
Түбән Кама - гүзәл йортым,
Син үзең бер галәм!
Данлы шәһәрем күгендә
Җилферди бер әләм.
 
Әләмебездәге төсләр -
Зәңгәр, яшел, сары.
Болар сафлык, тереклек һәм
Яшәү төсе тагы.
 
Күтәрелеш рухы бездә
Дан һәм хөрмәт кыры.
Тормыш агышын сурәтли
Көмеш елга җыры.
 
Нәни яфраклар өстенә
Көмеш чыклар ята.
Офыклар киң, бездә шулай
Бәхет чәчәк ата.
 
Шушы шәһәрдә дәртләнеп,
Биреп барлык көчем,
Яшим газиз каламны мин
Гөлгә күмәр өчен.
Ралия Кәримова.
 
Чәчәк сере
Болын гөле,
давылдан баш иеп,
Гүя сөйли җиргә зарларын,
Табигатьтән
ала сихри җырын,
Таңның иртән чәчкән
нурларын.
 
Болын гөле,
башын күтәрмичә,
Акрын гына
тыңлый күлләрне,
Анда йөзгән
балыкларга сөйли
Эчендәге яшерен серләрне.
 
Дөнья ачу,
серне белгән кебек,
Якты хисләр
җанны иркәли,
Яшертен сер,
утлы күмерләрдәй,
Ялгыз йөрәкләрне
телгәли.
 
Күбәләкләр куна
парлап гөлгә,
Кояш нуры ява һавада.
Чәчкәм сизә:
ялгызлыклар бетә,
Бәхет кулын суза яңадан.
Роза ШӘЕХОВА.
 
 
Бүләкне кемнәр ала
(Мәсәл)
Кара урманда
хәбәр таралды...
Аю патша болай дигән:
«Тиздән минем
туган көн җитә,
Күпләрне бүләкләр көтә,
Аларга кемнәр
лаек икән?»
Хәбәр ишетеп,
бар җәнлекләр
Ашыктылар
патша янына.
Кайберләре
Аю каршына басып,
«Бүләк бирче», -
диеп ялына.
Бүләк алырга
бик өметләнеп,
Ат белән ишәк тә килде.
Бүләкләр
һич аларга түгел, ә
Ялагай төлкегә тиде.
Дөнья ул шулай яралган:
Ялагайлар үрмәли алга.
Бәлки аларны
шул кыяфәттә
Тудырадыр үзе - Алла?
Бернинди эш
кылмаган хәйләкәр
Төлке данга күмелде.
Мәсәлдә генә түгел,
чынбарлыкта да
Хәлләр шулай түгелме?
Ат белән Ишәк
бүләк алырга ник
Өметләнде икән алар?
Үзегезнең янда
бүләкләрне,
Әйтегезче,
кемнәр алалар?
Рәфәт ШӘЙДУЛЛИН.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев