Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Калышасы килми

Күптән түгел авылда кунакта булып килдек. Анда кайткач, шәһәр кешесен иң шаккатырганы, эшнең очы-кырые күренми. Мунчага суны элеккечә көянтә-чиләк белән ташыйсы, бәдрәф лапас артында, мал-туардан җыелган тиресне бакчага сәнәк белән таратырга кирәк. Ишегалдында кая карама аяк астында тавык-чебеш йөри, лапас тулы мал-туар.

Ирем шәһәр малае булганга, авыл эшен бөтенләй аңламый, чалгы-сәнәк күргән кеше түгел. Ишегалларын, каралты-кураны, бакча тирәләрен карап кергәч, ул: «Бигрәк артта калгансыз, шәһәрдә күптән болай яшәмиләр, хәзер техника заманасы, кая монда интернет, кая яңа технологияләр», – дип кычкырып йөри башлады. «И-и, энем, нәрсә сөйлисең, нинди интернет, нинди технология, монда башкача яшәп булмый», – диде аптырап калган авылдагы туганыбыз Габделбарый абый. – Колхоз таралгач, бөтен авылга ике ватык трактор калды, әле ярый бәрәңге җирен сукаларга, тирес түгәргә ике-өч ат бар. Эшләтәм дисәң, ул атны ашатырга, хуҗасын эчертергә кирәк, бөтен технологиясе шул. Йортка кергәч, ирем стенада зур телевизор эзли башлады. Тапмагач: «Аңламыйм, ничек яшисез, кызык түгел», – дип, хуҗаларны кабат тинтерәтә башлады. Табын артына утырып, алдына бәлеш, кайнар өчпочмак, өеме белән сарык ите китереп куйгач кына бераз тынычланып калгандай булды. Шулай сыйланып, кунак булып, кире шәһәргә кайтканда да кыбырсык ирем юл буе: «Белмим, ничек яшиләр болар монда, бүтән кайтмыйбыз», – дип колак итемне кимереп кайтты.
Ике-өч атна узмады, авылга кабат кунакка чакырдылар, шунысы гаҗәп, бу юлы кайтуыбызга Габделбарый абыебыз мунчасын сүтеп куярга өлгергән иде. «Кирәге калмады, сыерны сатып йортка су кертергә булдык. Ванна куеп, шәһәрчә юынасы килә, – диде ул, башын кашып. – Чутлап карадым, шуннан калган акча интернет кертергә дә җитәргә тиеш». Дөрестән дә, ишегалдында сәер тынлык, аяк астында ник бер тавык-чебеш күренсен, лапаста мал-туар да мөгрәми, гадәттәгечә мунча морҗасыннан чыккан төтен күренми. Аптырап, абзыебыздан: «Ни булды? Нишләдегез? Барысын да кая куйдыгыз?» – дип сорагач: «Сездән калышасы килми, хәзер барысы да башкача булачак, сарыкларны яхшы бәягә шудыра алсак, стенага эленә торган зур телевизорга тикле алырга исәпләп торабыз», – дигән җавап ишеттек. Йортка кереп, өстәл артына утыруга, бу юлы өйдә әзерләнгән тәмле ризык исе сизелмәде. «Ни бит, кияү», – диде хуҗабыз акланган сыман. – Элек сез кайтуга хәл иткән сарыктан өчпочмак, бәлеш шәп була иде. Сыер артыннан аларны да калдырмадык. Тавык салып, токмач ашы пешерим дисәң, анысын да бетердек. Хәзер сездән калышмыйча бар ашамлыкны кибеттән ала башладык. Рәхәтләнеп сыйланыгыз, менә сосиска дисезме, бу матур капта йогурт, пачкалы эремчек, сыек булса да, сөт өсте дә алдыгызда. Монысы балык консервасы, помидор-кыярдан теплица исе килә, анысы да шәһәрнеке. Тырыша торгач, сыер саткан акчага урын таптык кебек. Сарыклар акчасына чит илдә ясалган суыткыч алырга планлаштырып торабыз. Шәһәр халкы хәзер әллә ничәшәрне тота, алардан бер җиребез дә ким түгел. Хәзерге суырткычларны берьюлы идән дә юа, тузан да суырта диләр, безгә дә шундые кирәк. Ишегалдын ялтыравыклы таш белән түшәмичә булмас, себерке болгап йөрүе туйдырды. Их, кияү, бөтенләй шәһәрчә булсын дип, мунчаны сүткәч, сауна белән бассейн да ясыйм дигән идем, күрше Әбдерәшит сарык сатып кына боларны эшләп булмый дип куркытты. Куркытма, Әптер, безнең дә яңача яшисе килә, акчам җитмәсә, банктан кредит алырмын», – дип тегене бик тиз тынычландырдым.
Сонгы йөреп килүебездән соң авылга байтак кайтмый тордык. Андагы туганнарны борчыйсы килмәде, алар үзләренчә яши, без үзебезчә... Һич уйламаганда шәһәргә йомыш белән килгән Габделбарый абый безнең янга үзе килеп керде. «Сез өйрәткәнчә яңача яшәргә тырышып артыгыздан куып карадык, барып чыкмады, – дип сөйләп җибәрде ул чәйләп утырган арада. – Йорт эчендә җылы бәдрәф ясап кына шәһәрчә яшәп булмый шул. Ни гомер сөтле чәй күргән юк, үзебезнең итне салып ясаган бәлеш, өчпочмак ашыйсы килә. Ничек ошый, шулай яши күрегез, безгә элеккечә булса да ярый. Интернетта утырып кына тамак туйдырып булмый». Бераз уйлап утыргач, авыл абзыебыз: «Яңадан сыер алдык, шунсыз булмый, менә сөт аерта торган сепаратор алырга килдем», – дип өстәп куйды һәм нидер исенә төшергәндәй җәһәт кенә җыенып, кире авылына китеп тә барды.

Рәсем pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев