Туган як

Кабырга һәм черки

Эш урыннарында тикшерүләрне юкка гына уздырмыйлар. Кисәтүләргә колак салмасаң, премиясез калуың да бар. Ә бит алар бик кирәк. Алай гына да түгел, үзеңнең һәм гаиләңнең сәламәтлеген кайгыртып, йорт, каралты, бакча тирәсендә дә аларны үткәреп торырга кирәк икән. Үзем белән килеп чыккан бер хәл турында языйм әле. Бу елның җәе яңгырлы...

Эш урыннарында тикшерүләрне юкка гына уздырмыйлар. Кисәтүләргә колак салмасаң, премиясез калуың да бар. Ә бит алар бик кирәк. Алай гына да түгел, үзеңнең һәм гаиләңнең сәламәтлеген кайгыртып, йорт, каралты, бакча тирәсендә дә аларны үткәреп торырга кирәк икән. Үзем белән килеп чыккан бер хәл турында языйм әле.

Бу елның җәе яңгырлы килде. Эштә цех янындагы юл буендагы бордюрларны акшарлап кына куябыз, яңгыр юа да китә. Газондагы үләнне дә чабып өлгерер әмәл юк. Эш эш белән, дүрт сутыйлы бакчада да хәлләр яман: виноград үсентеләре күзгә күренеп өскә үрмәли. Черкиләр дә алардан калышмаска тырыша, бигрәк зурайдылар да, үрчиләр дә. Урман якын булгач, Чишмәле урамында да күп алар.

Су сибәсе булмаса да, бакчага бармыйча булмый. Һаман да шул виноград тирәсендә кайнашам инде. Бер ботагы асылынып төшкән, шуны күтәреп куярга теләп, баскыч белән өскә күтәрелергә булдым. Гел яңгыр астында торганлыктан, ныклыгын югалткандыр, дип башыма да килмәде. Дүртенче баскычка басуым булды, шалт, сынды да китте һәм мин су торбасының ялганган урынына кабыргам белән килеп тә төштем. Ачу чыкты, билгеле, тик кемне сүгәргә соң бу очракта? Уфылдый-уфылдый, торып бастым да, тагын эшкә тотындым. Бер атна бакчага төшми тордым да, нишлисең, безне туендыручы бит - кабат килдем. Тик, бик нык булмаса да, арка авыртуы гына басылмады...

Кичен кайтып киләм шулай шәһәргә, кәефем дә шәп. Тик аны черки генә бозды. Кирәк бит, борынга керде. Мин төчкереп җибәрдем. Арка авыртуым көчәйде, хәтта тын да ала алмадым. Төнне йокысыз, ыңгырашып үткәрдем. Иртән дәваханәгә киттем. Хирург мине тыңлагач, рентген кабинетына җибәрде һәм бер атна стационарда дәвалады. «Әгәр шул черки борыныңа кермәгән булса, ике кабыргаң сынганын белмәгән дә булыр идең. Төчкергән дә, инде ялгана башлаган кабыргаларың кабат сынган», - диде миңа табиб.

Вәсил КАМАЛОВ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: