Туган як

Кәҗә сөте

Нурҗиһан, икегезне дә күптән беләм, үзең очраган саен җебегән иреңнән зарландың. Анысы үз чиратында буыннары сызлап интегүенә шыр елады. Соңгы очрашуда син аны күршедәге туксанны тутырып килүче Ләйфрүзә карчыкның   “җылы кәҗә сөте эчеп кара” дигән киңәшен тотып,  авылына китеп баруы турында сөйләдең. Ул авылда танышларым күп, үземә кирәк булганын сораштырырга өлгердем инде. Нурҗи, ышансаң ышан,  хәзер ирең кәҗә сөтеннән терелеп, җен кебек җимертеп эшли башлаган...

Халык  арасында аның турыда  бер көтү  кәҗә тота, ишегалды тавык-чебеш белән тулган,  җитмәсә, бакчасына берничә умарта утыртып куйган  дигән сүзләр йөри. Өстәвенә утыз сутый җирдә бәрәңге утыртырга да өлгергән ди. Кыш чыгарга аңа ике капчык бәрәңге җитә югыйсә. Уйлавымча,  артыгын шәһәр базарында сатарга җыенадыр, күрәсең.

Нурҗи, иреңне авылда  шулай итеп, тәмам фермерга әйләнеп бетте дип сөйлиләр. Кәҗә сөтен, бал һәм башкасын шәһәрнекеләр  килеп алгач, аны фермер димичә, кем дисең тагын! Хәзер аның кесәсенә акча ишелеп ага башлаганга ошаган. Нурҗи, шуны әйт, ул шәһәргә пенсия алырга киләме-юкмы? Килмәс шул! Болай булганда нәрсәгә аңа акча!? Нурҗи, ишетсен колагың, авыл тулы ялгыз хатын, берәрсе эләктерә күрмәсен. Шуңа күрә тизрәк алып кит син аны авылыннан, инде белмим соңга калмаган булсаң ярый. Ул анда ныклап тамыр җәйгән кеше кебек яши хәзер.

Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, ирең турында ишеткәч, минем сантый да авылга кайтып яшим дип саташа башлады. Исәбе – кәҗә сөте сатып, тиз генә баеп калырга ахры. Җибәрәмме соң,  җибәрә ди хәзер, китәрмен мин аңа! Беркая да китә алмый, койрыгы бозга каткан аның. Малаеның ипотекасын  түләп бетерсен башта.

Нурҗиһан, сиңа сер итеп кенә әйтәм, авылга кайтып яшәү турында соңгы вакытта үзем дә уйлана башладым. Шәһәр тормышыннан тәмам гарык. Борыным сизгәнчә, кибет колбасасында итнең әсәре дә юк. Ул сосиски дигәннәре тамагыма аркылы килеп, ашаганда шуны йота алмыйча интегеп бетәм. Үз ишегалдыңда үскән тавыктан токмачлы шулпа пешереп ашыйсы килә.

Егерме елдан артык якындагы завод морҗасыннан  үрелгән төтен сөреме иснәп яшәдем.  Авылның саф һавасын сагындым, шуны күкрәк тутырып сулыйсы иде. Кичә телевизордан яңа даруны мактап реклама күрсәттеләр. Төкерим әле ул даруларына, авылга кайтып кәҗә сөте эчсәң, башка берни дә кирәкми. Ирең шул сөттән, күз ачып йомганчы савыгып  китте.

Нурҗи, зинһар, киңәшемне тыңла, шәһәрдәге фатирыңа ябышып ятма, иртәгә үк ирең артыннан авылга сыпырт. Хәтерлисеңме, бер очрашканда витамин җитмәүдән, чәчем-тешем коела дип зарландың. Җүләр, кибет ризыгында каян килеп витамин булсын ди! Авылда кәҗә сөте эчеп, бар булган чиреңне оныткач, яшәреп, яңадан кияүгә чыгып куюың да бар. Монысы ирең үз йортына кертмәгән очракта гына...  Кертер, ник кертмәсен, сыер сава белә идең, кәҗәне генә булдыра алырсың, үзең дә элекке авыл кызы бит син!

Нурҗи, соңгы сүзем шул, әгәр  череп баеган фермер хатыны буласың килсә, сузма, тиз арада җыен да, чыгып кит. Курыкма, үкенерлек булмас, күземне ачканы өчен иреңә рәхмәт,  инде аңладым,  бөтен хикмәт – кәҗә сөтендә икән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: