Туган як

Кәҗә кияве

Аракыны, сыраны күптән эчмим мин аны, тәмәкене ташлаганга да хәйран вакыт үтте. Хәзер үземнән егерме яшьне алып ыргыткандай булдым – кыскасы, күпкә яшәргәндәй хис итәм. Әпититем дә ачылып китте, хатын кухнядан куып чыгара алмый. Күзгә күренеп тазара башладым, җиңел атлеттан, авыр атлетка әверелдем.Элекке киемнәргә сыеп булмый башлады. Танышларым урамда очрасалар: ‹‹Әллә Шакирның абыйсымы син?›› – дип сүз каталар. Гәүдәм калынаеп, тазаргач, мине үземнең туган абыем дип уйлыйлар инде алар.

Уйласыннар, баш шуның өчен бит инде ул, дип уйлап куйдым да беркөнне, хатынның да минем күп ашавыма бәйләнгәнен, симерүнең дә тискәре якларын искәреп, шундый карар кылдым – җитәр, мәйтәм, сәламәт яшәү рәвеше булгач, сәламәт яшәү рәвеше булсын! Туклануын да дөрес тукланырга кирәк. Кибеттән ризыкның файдалысын гына сайлап алачакмын, хәләлен. И-и, юләр, телевизорга ышансаң, кибеттән әйбер алырлык түгел, бөтенесе ясалма, казылыкның яртысы туалет кәгазе, ясалма итне чын иттән аерып булмый диләр... Сатучыларына кадәр чын түгел! Чын булсалар, сатып алучыны алдамаслар иде. Әле беркөнне, кибеттән товар алып, акча бирдем дә, сдачасын көтеп торам. Кассирша миңа күз сирпеп алды да,тавышын күтәрә төшеп:
‹‹Шул илле тиенне көтеп торасыңмы? И-и, мәгънәсез, хәер сорашыр көнгә калдыңмыни?!›› – дип, кеше алдында оятка калдырды. Башымны иеп чыгып киттем. Юашырак шул мин. Сатучы халкы киң күңелле, йомшак ирләрне алдарга гына тора ул. Менә минем хатынны алдап карасыннар, чекны кулына тотып, сатып алган товарларын сатучы алдында кире чутламыйча, кибеттән чыгарып булмый аны!
Хатын белән киңәшләшеп, шәһәр яныннан гына йорт алдык. Эшкә дә ерак түгел, һавасы да чиста, тыныч та. Шәһәрдәге кебек өске катта биеп, астагысында җырлап, ян якларда музыка акыртып тавышланучылар юк. Аерым, бер чит планета! Порошоктан ясалган сөт эчкәнче, кәҗә сатып алырга булдык. Интернеттан карыйм: инглиз, камерун, соры чех, урыс ак кәҗәсе... Ниндиләре генә юк! Ә менә татарның кәҗәсе юк булып чыкты.
Эзли торгач, кәҗәнең менә дигәнен таптым. Ап-ак ефәктәй нәфис, йомшак йонлы, кечкенә генә матур мөгезле, җилдә селкенгәләгән, килешле генә сакаллы, күк төсен хәтерләткән зәңгәрсу күзле... Ул «тек-тек» итеп атлап йөрүләре, кыланмышлары... Кыскасы, үзенең дәрәҗәсен белә торган горур ‹‹интеллигент››, чиста татар кәҗәсе! Хатын аңа беренче көнне үк ‹‹Нәфискәй›› кушаматы такты.
Авылда туып үскән хатын, миңа әйтмичә генә, алып кайтмас борын, кәҗәне саумакчы була. Сөтен савып ала алмагач, өйгә кереп, миңа буш савытын күрсәтте дә:
– Әй, син, карт юләр! Акча әрәм итеп, нигә сөтсез кәҗә алып кайттың?!
– Соң, кәҗәне бергә алдык бит! – дим, шаяртып.
Берәр нәрсә килеп чыкса, гел шулай, мине гаепле итеп калдырырга тырыша инде ул! Сөт булсын өчен тәкә кирәклеген ачыклагач, кәҗәбезгә ‹‹кияү›› эзли башладык. Кандидатны күрше авыл фермерыннан таптык. Мәһабәт гәүдәле, боҗраланган галәмәт зур мөгезләре, тирестә аунап саргайган, тузгакланып торган алама йоннары аңа ниндидер урам хулиганы төсе биреп тора. Тәкәне хуҗа үзенең ‹‹Газель›› машинасына төяп, безгә алып килде. Тау кәҗәсе токымыннанбулган тәкә, төшәргә җайлы булсын дип куелган махсус тактага күз дә салмыйча, җиргә сикереп кенә төште дә, башын боргалап тирә-якны күзәтергә кереште. Ишек алдында туган тавышка сарайдан безнең ‹‹Нәфискәй›› килеп чыкты. Килбәтсез,сасы ис аңкытып торган тәкәне  күреп, тораташ катып калды. Моңа кадәр ‹‹мә-ә-ә-ә-ә››дән башканы белмәгән кәҗәбез: ‹‹Ә-ә-ә-лә-әй!›› – дип, борылмыйча, арты белән, тиз генә үз сараена кереп китте. Тәкә‹‹кияү›› – аның артыннан... Ни булса – шул булыр дип, мин өсләреннән бик куйдым. Аллага тапшырдык!..
Икенче көнне, бу парның хәлләрен белим дип, сарайның ишеген ачарга өлгермәдем, тәкә мине бәреп ега язып, ишек алдына томырылды. Көзге кебек ялтыратып юып куйган машинам каршында туктап калды да, арт аякларына басып, бар көченә шапылдатып, мөгезләре белән үз шәүләсенә китереп бәрде. Әлбәттә, шәүләгә берни булмады, ә менә, машина ишегенең рәте бетте, алыштырмый булмас, ахры! Хулиган ‹‹кияүне›› көч-хәл белән кире үз ‹‹кәбинетенә›› кертеп яптым да, машинаның руль ягындагы яньчелгән ишеген ача алмагач, пассажир ягыннан кереп утырып, эшкә киттем.
Эштән кайтып капка төбенә туктауга, хатын йөгереп чыкты:
– Син эштә, синең нервыларың тыныч!
– Нәрсә булды тагын?
– Сарайда көне буе нәрсәдер дөп тә, дөп итеп бәрде. Бүрәнәләре ишелә дип торам! И-и, куркуларым!
Сарайның ишеген ачып, эчкә күз салсам, шаккатып калдым: ‹‹Нәфискәй››гә яшәргә күңелле булсын дип, шомартып, сарай стеналарына кагып чыккан такталарым чырага әйләнеп, чәрдәкләнеп беткән. Әлбәттә, кәҗә ‹‹кияү››-хулиганның эше инде бу! Әллә безнең ‹‹чибәркәебез››не ошатмаганга шулай кыланамы?.. Тагын бер көнгә калдырсаң такта түгел, бүрәнәләр дә чәрдәкләнеп бетәчәк! Хуҗасына шалтыратып, кире алып китүен үтендем.
Кәҗә тәкәсе машина кузовы артына куелган тактадан җайлап кына менде дә, ярым борылган килеш, карашын безнең тарафка ташлап: ‹‹Мә-ә-ә-ә-ә-ә!›› – диде. Аның мәэлдәвен ‹‹Нәфискәй›› үзенчә аңлап, койрыкларын боргалады, ә миңа ул, тәкәнең бездән көлүе булып яңгырады!
Күпмедер вакыттан соң тау токымы кәҗә тәкәсенең безгә зыян гына түгел, файда да ясап киткәнен абайладык. Биш айдан соң ‹‹Нәфискәебез›› биш кәҗә бәтие дә алып кайткач, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Берсе гел атасы инде, тууының беренче көнендә үк башы белән стенага бәрә башлады, ‹‹хулиган››!
Менә шулай итеп, без дә сөт эчә башладык. Ниндиен генә әле – натуральный, чып-чын, шифалы кәҗә сөтен!
Инсаф КАШАПОВ.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: