Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ит ашыйбызмы, яшелчәме?

Дөрес булса, соңгы елларда җиде кешенең берсе ит ашаудан баш тартып, вегетарианлыкка күчә икән. Алар үсемлек ризыклары гына ашыйлар, кайберләре хәтта йомырка, сөт, бал кебек продуктлардан да баш тарта.

Кызык, үземнең иткә бик ис китмәсә дә, тәмле майлы шулпадан, өчпочмак-бәлештән башка яшәү рәвешен күз алдына да китермим. Минем кебекләр күп, ит ризыкларыннан баш тартучылар да юк түгел.

Иттән баш тартып, вегетарианлыкка күчүчеләр бу адымнарын хайваннарны үтерергә теләктәшлек күрсәтмәү белән аңлаталар.

Без аларны иттән баш тартучылар дип кенә аңласак та, вегетарианнар да өч төрле була икән. Бер ишләре үсемлекләр, ярмадан әзерләнгән ризыклар гына ашый. Бер ишләре сөт һәм йомырка ризыклары да өсти, өченчеләре яшелчә, ярма, сөт ризыклары ашый, ә йомырка – юк.

Шунысы яхшы, вегетарианнарның күбесе эчми-тартмый, татарчалатып, каты итеп ясап чәй яки кофе эчми. Алар артык авырлык җыймый, димәк, тазалыкка бәйле күп кенә авырулар белән дә чирләми. Тик галимнәр үсемлекләр белән генә туклану, организмда кайбер кирәкле матдәләргә, әйтик, В2, А витаминнарына, тимер, кальций, цинк, аксым һәм аларны эретүче аминокислоталарга кытлык туа дип ассызыклый.

Кайбер ябыктыра торган диеталарда да ит тыела. Монысы да дөрес түгел. Минемчә, һәр нәрсәдә дә чама хисе булырга тиеш. Шулай ук ашау һәм ризык сайлау мәсьәләсендә дә. Вегетарианнар безнең Түбән Камада да шактый икән. Алар үзара аралашып яши. Хәтта кайбер кафеда махсус меню да бар дип әйттеләр. Узган елларда Казанда Рамазан аенда вегетарианнар өчен махсус ифтарлар уздырганнар. Ә сез ит дисез... Ит ашаудан туктасагыз, шактый акчагыз янга калачак бит.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X