Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ишетәсеңме, кода

- Әлү, кода, нихәлләрдә, ишетәсеңме? - Ишетәм, нишләп ишетмәскә, хатын туган көнемә яңа сотовый бүләк итте. Шундый яхшы ишетелә, син хәзер, кода, янымда басып торган кебек, пышылдап сөйләшсәң дә ишетелерлек, валлаһи! - Яңа булгач шәп инде ул, әле үзем дә машинамны яңага алыштырып йөрим. Тик шунысы бар, акчам җитеп бетми,...

- Әлү, кода, нихәлләрдә, ишетәсеңме?

- Ишетәм, нишләп ишетмәскә, хатын туган көнемә яңа сотовый бүләк

итте. Шундый яхшы ишетелә, син хәзер, кода, янымда басып торган кебек, пышылдап сөйләшсәң дә ишетелерлек, валлаһи!

- Яңа булгач шәп инде ул, әле үзем дә машинамны яңага алыштырып

йөрим. Тик шунысы бар, акчам җитеп бетми, бурычка сорап торсам, бирерсеңме, кода?

- Акча, дисеңме? Белмим шул... Әлү, ишетелми, нәрсә булды, әллә кая

киттең... Үтерә шушы сотовый, рәхәтләнеп сөйләшә башлыйсың, кисәтми-нитми өзәләр дә куялар...

- Гаҗәп, тавышың бик яхшы ишетелә, кода!

- Минем сотовый яңа булганга шулай ул, синеке иске булгач тавышың

бөтенләй ишетелми. Әгәр рәтләп сөйләшәсең килсә трубкаңны алыштыр тизрәк. Син, кода, ниндидер акча дидең, бугай, анысы җитми инде аның. Үзең беләсең, сәбәбе табылып тора, я яңа квартир аласың, я машина... Әле менә соңгы акчаны кырып-себереп, җылы якларга барырга торабыз...

- Аңладым, кода, бик яхшы аңладым. Алай да, бер күрешәсе килә сезнең

белән. Беркөнне хатын да, кодагый белән күптәннән рәхәтләнеп сөйләшкән юк, дип зарланып торды. Шуңа күрә, шушы арада сезнең якларга барып булмасмы дип планлаштырып торабыз. Бу турыда үзең ничек уйлыйсың, кода?

- Ничек уйлыйсың дип, монда ни дияргә дә белмәссең, кода... Җитмәсә,

тавышың тагын ишетелми башлады. Иске сотовый белән тормыш түгел инде ул, кода. Яңасын алырга кирәк, минеке төсле иң шәбен, һич югында, хатының туган көнеңә алып бирсен...

- Белмим шул, ишетелми дип моңарчы берәүнең дә зарланганы булмады.

Белмәссең дә, эш сотовыйдамы, әллә башкадамы...

- Нишләп сотовыйда булмасын, син бит мине ишетәсең, ә мин - юк.

Димәк, эш миндә түгел. Тотып ат шул борынгы трубкаңны! Әнә хатын мине үлеп яраткач иң кыйбатлысын алып бирде. Син үзеңә нәкъ шундыйны сора, ярата икән - бүләк итсен. Хәзер иске трубка белән яшәве бик авыр. Кода, үзең уйлап кара, я кемгә дә булса берәр йомышың була, я кая да булса кунакка җыенасың ди. Син сөйлисең, тик беркем ишетми, хурлыгы ни тора, кеше көлкесенә калуың бар...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X