Туган як

Исемен сорап тормаган

Һәр авылда диярлек өйләнмәгән, яше кырыкка җитеп баручы берничә егет заты була. Сүз дә юк, аларның кайберләре аракы колына әйләнеп, сәрхүшлек сазлыгына бата. Тик эчү белән бик мавыкмаган, артык юаш һәм беркатлы булганга гына үзенә хатын таба алмаганнары да бар. Андыйларны, гадәттә, кызлар үзләренә якын китерми. Бары башкалар белән йөреп...

Һәр авылда диярлек өйләнмәгән, яше кырыкка җитеп баручы берничә егет заты була. Сүз дә юк, аларның кайберләре аракы колына әйләнеп, сәрхүшлек сазлыгына бата. Тик эчү белән бик мавыкмаган, артык юаш һәм беркатлы булганга гына үзенә хатын таба алмаганнары да бар. Андыйларны, гадәттә, кызлар үзләренә якын китерми. Бары башкалар белән йөреп туйгач, кылган гөнаһлары ачылудан куркып, тиз генә бу беркатлы бичараның башын әйләндереп куярга мөмкиннәр.

Мин сөйлисе хәл дә чиста татар районының, гади бер татар авылында була. Равил исемле акыллы гына юаш егет, әти-әнисе үлгәч, үзе генә кала. Тик башын эчүгә салмый, йортны туздырмыйча үз көенә яши. Карт әнисе исән чагында ук егет ашарга пешереп, җыештырып, каралты-кураны ялт итеп тота.

Яше кырыкка җитеп килгән бу кыюсыз егетне күршеләре өйләндерергә булалар. Йорт-җире дә ярыйсы гына, үзе дә беркайчан да кеше белән сүзгә керми торган Равилгә күрше авылдан күптән түгел генә иреннән аерылып кайткан бер хатын кияүгә чыгарга ризалык бирә. Озын-озакка сузмыйча, боларны димләп, өйләндереп тә куялар. Никах мәҗлесен егет өендә уздыралар, яшь килен дә бик уңган күренә: бәлешен дә сала, ашын да пешерә.

Никахтан соң, кияү егете дә, килен дә өч көн рәттән дөньяга чыкмыйлар. Капка бикле, тәрәзә пәрдәләре төшерелгән. Күрше-күлән борчылуы һәм кызыксынуы читтән ашкач кына, дүртенче көнне, айның унбишенче киче кебек балкыган кияү балакай урамга аяк баса. Идарә каршына җыелган бер төркем ир-ат, аны үртәп, сораулар бирә башлый:

- Нишләп күптән күренмәдең, Равил?

- Катын алып кайттым!!!

- О-о! Булдыргансың! Кайдан?

- Күрше авылдан!

- Ничек соң өйләнгән тормыш, хатын шәпме?

- Шәп! - ди Равил, тешсез авызын ерып.

Шунда берсе:

- Кара әле, киленнең исеме ничек соң? - дип сорап куя.

- Кияү ерылган авызын җыеп та тормыйча, исе китмәгән кыяфәт белән:

- Белмим, форамадым да әле, - дип җавап бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: