Туган як

Ирләрне саклыйк

Әле кичә генә ирем аена күпме акча аласың, дип кызыксынды. Филария, нишлим, дөресен әйтимме, әллә яртысын гынамы? Юк, соңгы арада алай ду кубып, мал бүлешеп, әйткәләшкән булмады, әлегә ару гына яшәп ятабыз кебек. Димәк, дөресен әйтсәң дә ярыйдыр, иеме? И-и, Филария, бик теләп әйтер идем, ирем кредитка тагын берәр нәрсә...

Әле кичә генә ирем аена күпме акча аласың, дип кызыксынды. Филария, нишлим, дөресен әйтимме, әллә яртысын гынамы? Юк, соңгы арада алай ду кубып, мал бүлешеп, әйткәләшкән булмады, әлегә ару гына яшәп ятабыз кебек. Димәк, дөресен әйтсәң дә ярыйдыр, иеме?
И-и, Филария, бик теләп әйтер идем, ирем кредитка тагын берәр нәрсә алыр дип куркам. Ул бит соңгы елларда гел кредитка яши, я машинасын яңарта, я балыкка йөрергә моторлы көймә ала, һичьюгында, футбол карарга стенага зур телевизор элә. Үзенә дигәндә, һич тә читенсенми. Филария, анысы шулай инде, ир белән хатын тапкан мал уртак була. Тик мин көймәгә утырып балыкка йөрмим, телевизордан спорт та карамыйм. Дөрес, атнага бер мәртәбә аның машинасында кибетләрдән ризык ташыйбыз, анысы да - мин тапкан акчага. Әлегә иремнең бар эшләгәне кредит түләүгә китеп бара. Ярар, Филария, акчасыз торганым юк, анысын табам мин аның. Әмма ирең көн саен бензинга, тәмәкегә, трамвайга акча сорап аптыратса, «бу кеше белән ник яшим икән», дип уйлана башлыйсың.
Әнә, бер танышымның ире еллар буе квартирга кредит түләп килде. Инде түләп бетергәч, тегенең хатыны, «уф, котылдык, хәзер яшәргә дә була», диеп җиңел сулап куйган иде, ире «квартир минеке», дип, аны куды да чыгарды. Әле ярый, судта дөреслекне бик тиз таптылар, әмма гаилә таркалды, чөнки иргә ышаныч югалды.
Дөрес, хәзер ул яктан хатын-кыз да кимен куймый. Күптәнге дусларымның берсе кияүгә чыгарга да өлгермәде, күз ачып йомганчы череп баеп бетте. Гомерендә бер көн эшләмәсә дә, бар ягы да җитеш. Иренең акча букчасы калын, шуңа оятсызланып, бер-бер артлы кредитка әйбер ала, тегесе түли. «Мин бүген үк курыкмыйча аерылыша алам, запаска квартирым да, машинам да, хәтта яшь ирем дә бар», дип мактана. Мин алай запаслы хатын түгел, иремнән зарлансам да, булганына риза, андый тормышка кызыкмыйм.
Филария, хәтерлисеңме, ул бервакыт: «Акча җитми, болай булмый, берәр якка китми булмас», дип куркытып алган иде. Сериалдагы артистка кебек: «Юк, китмисең, җибәрмим, синнән башка яши алмыйм», дип елап җибәргәч кенә тые-лып калды. Яшәр идем әле, нишләп яшәмәскә, ди?! Җебегән ирем, минем нык җилкәмә ышыкланып кына, кредиттан кредитка яши ала ул. Эшләгәне ашарына җитмәгәч, бер ияләшкәч, түзми кая барасың?! Харап итә шул ияләшү дигәне безне, хатын-кызны, әгәр янында өйрәтеп-нитеп тормасам, нишләптер, ирем бу тормышта ялгызы гына яши алмас кебек тоела. Бер уйласаң, аның артык баеп китүе дә яхшыга түгел. Шунысы да бар, мужикның кесәсе калынайса, ул синең көйгә түгел, үз җырын җырлый башлый. Димәк, бәйләнергә сәбәп калмый, дөньяның кызыгы бетә. Үз өстенлегеңне сиздереп торганда гына ир белән яшәве кызык ул. Аптырыйм, бай ирләрен акча сорап тинтерәткән хатыннарга. Киресенчә, синнән сорасыннар. Янчык кулыңда булганда, ышанычлырак та әле ул!
Ярар, аның һәрчак акча сораганына ничек тә түзәрсең, Филария, иң мөһиме мин бәхетле, мин - ирле хатын. Бер уйласаң, әле бәлкем, яратадыр да... Ел саен, «туган көнеңә нәрсә алыйм», дип сорый, хатын-кызлар бәйрәменә чәчәк тә бүләк итә. Димәк, тормыш тоткасы алар кулында, алардан башка булмый, кыскасы ирләргә рәхмәт, Филария.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: