Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Ирем кыйнады»

Бер атна инде, эшкә бара алмыйча өйдә ятам. Кулым сыдырылды, битемдә «синяк». Бардым да «больничный» алдым әле. Бу кыяфәт белән эштә күренсәм, үземә әйтмәсәләр дә, артымда «ире кыйнаган» диячәкләр, точно.

Ә бит чынлыкта, чыннан да, ирем сәбәпче. Шулай бер кичне бергәләп кино карап яттык та, гадәттәгечә, кочаклашып йокыга киттек. Гадәтем шундый: аның беләгеннән тотмасам, йокыга китә алмыйм, бала-чага кебек инде менә. Йокыга китәргә дә өлгермичә, йоклар-йокламас ята идем, гомер буе тырнак белән дә чиртмәгән ирем, мине үзе аркылы караваттан тотып атмасынмы... Дөпелдәп каты идәнгә килеп төшүгә, йокым качты. Йоклаган булганга, аңышмый калдым, шактый җайсыз килеп төштем, күздән утлар чәчрәде. Аннары башыма мендәр килеп төште. «И Аллам, мин әйтәм, мине яраткан ирем нинди гөнаһларым өчен томалап үтерергә җыена икән? Аңа әйтми генә яңа күлмәк алган идем, әллә шуны күреп алып ошатмаганмы... Алай дисәм, аның бервакытта да мондый вак-төяккә бәйләнгәне булмады.
Ни булганын аңышмый ятканда, үзе өстемә сикерде, ярый әле читкәрәк китеп өлгердем – гүпчим баш бетәсе иде.
Моның белән генә бетсә яраган булыр иде, үзе шуыша, мине өстери, эндәшергә түгел суларга да куркып ятам. Икәүләп зал идәнендә күпме ятканбыздыр – белмим. Мин елыйм, ул ыңгыраша, сүгенә. Җитмәсә, тагын караватка менеп китте. Анда нидер эзли, тузына, урын-җирне әллә ниләр кыландырып бетерде.
Күпмедер вакыт үткәч, ни булса да шул булыр дип, мин моңа исеме белән әкрен генә, көйләп кенә берничә мәртәбә эндәштем. Ул башта мине кочаклады, аннары йокысыннан айнып китеп, ут кабызды. Әле курку белән сизмәгәнмен, көзгедән карасам, бит күгәргән, яңак сыдырылган, кулдан кан саркып тора, мине өстерәп залга чыгарганда, идән плинтусының чыгып торган кадагына сыдырганмындыр инде.
Әзрәк тынычлангач, өйдә булган сукыр кычыткан төнәтмәләрен эчеп бетергәч, ирем ни булганын сөйләде. 
Баксаң, ул төш күреп саташкан. Имештер, без икәүләп машинада каядыр барганда авариягә очраганбыз. Берничә мәртәбә әйләнеп, юлдан читкә очканбыз. Минем як ишек ачылмагач, ул мине урындыктан тартып алып, үз ягыннан урамга тотып аткан икән. Аннары үзе сикергән. Машинаның ягулык багы шартлап зыян күрмәсен дип, мине еракка өстерәгән булган. Мине ераккарак илтеп куйгач, документларга дип, кире машинага кергән (монысы икенче мәртәбә караватка менүе). Анысы инде безнең зал булып чыкты.
Икебез дә бераз айныгач, йөрәкләргә хәл кергәч, утырып бер көлештек тә кире йокларга яттык. Тик минем башка ни өчен мендәр атканын гына аңламадым. Анысын үзе дә аңлата алмады... 
Хәзер көлке, ул вакытта бик куркыныч иде. «Йөрәгем табан астына төште» дигәнне шунда мин чынлап торып аңладым. 
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев