Туган як

Ирекле яшьләр заманы

Беркөн иртән эшкә барырга чыктым. Подъезд төбендә Дамир абый белән Марат абый сөйләшеп утыра. Узып барышлый, аларның сүзләренә колак салдым.

– Эх, бар иде бит безнең дә яшь чаклар, җырланган җыр кебек үтте дә китте, –  дип авыр сулады Дамир абый. 
– Әйе, безнең чорда барысы да башкача иде. Хәтерлисеңме, кичен озак уйнасак, әти я әни балконнан кычкырып, өйгә чакыралар иде...
– Хәтерләмәгән кая! Безнең заманда компьютер, кесә телефоны, телевизор кебек әйберләр берсе дә булмады. Элек күбрәк урамда уйный идек инде... 
– Мәктәптә укыган елларда бераз шукланып та алгалый идек. Дәрестә тыңламаган өчен, укытучы Әлфия апаның арткы партага акбур «җибәргән» чаклары да булгалады... 
– Бервакыт малайлар белән урамда уйнаган чакта, миннән олырак малай яңагыма «менеп төшкән» иде. Өйгә кайткач, бу хакта әнигә сөйләдем. Шул чак әнинең: «Урамдагыны өйгә кайтып сөйлисе булма!» – дип, бер-ике мәртәбә әти каешы белән «тамызып» алганы әле дә истә. Бу – кыерсыту түгел, тәрбия. Әти-әни безне нык булырга, түзәргә, куйган максатларга ирешергә өйрәтте, – дип тәмамлады сүзен Дамир абый. 
Аларның шулай үзара сөйләшүләре күңелемдә уйлар өермәсе кузгатты. Күрче, һәр заманның үзенә күрә сагынып сөйли торган истәлекләре була икән! Үзем яшь булганга, беләм, менә хәзерге яшьләрнең дә үз кызыксынулары, омтылышлары бар.
Кайчагында ата-аналар балаларын аңлап та бетерми. Шулай булмый хәле дә юк, күпчелек өлкәннәр, балаларының киләчәген матди яктан яхшыртабыз дип, күп вакытларын эштә уздыра. Кая инде ул баласының күңелендә ниләр барлыгы белән кызыксыну! Кайвакыт балаларына игътибарлары да җитми. Ә тәрбия җитмәү сәбәпле, яшьләр урам шаукымына да бирелергә мөмкин бит. 
Хәзерге урам элекке урам түгел инде ул! Күңелен урамга биргән кайбер яшьләрнең уенда бары тик күңел ачу гына. Алар бүгенге көн белән генә яши, аларны киләчәк кызыксындырмый. Чөнки барысын да  әти-әни хәл итә дигән фикер сеңдерелгән. Ә әти-әниләре аларны өйрәтергә дип авыз ачса, шунда ук җаваплары әзер: «Әй, әти-әни, сез берни дә аңламыйсыз, сез – үткән заман кешеләре», – дип, шунда ук авызларын ябып куялар. 
Юкса, хәзер яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр, уңайлыклар да тудырылган. Яңа ачышлар, яңа белемнәр заманы. Белем алудан тыш, сынлы сәнгать, җыр белән кызыксынырга, төрле ярышларда катнашырга мөмкин. Дөрес, яшьләрнең күпчелеге сәламәт яшәү рәвешенә, спортка өстенлек бирә. Хәзерге җәмгыятьтә үз урыныңны табу өчен, белем генә түгел, бар яктан да өлгергән булырга кирәк. 
Яшьләргә кайбер әйберләрне аңлатып тору кирәкми, аларга бу эштә интернет ярдәмгә килә! Кайвакыт аңа яшьләр генә түгел, олы яшьтәгеләр дә таяна. Планшетлар, ноутбуклар, кәрәзле телефоннар – хәзер болардан  башка тормышны күз алдына китереп тә булмый. 
Дөрес, интернетның тискәре яклары да бар: яшьләр күп вакыт тормышның матур якларын күрмичә кала. Чөнки алар өчен интернет – яшәү яме. Алар дуслары белән урамда очрашасы урында, бер-берсе белән интернет аша аралашалар. Китапларны да планшет, телефоннар аша укуны кулай күрәләр. Күпләр урамда саф һава сулау, виртуаль кеше белән түгел, ә тере кеше белән аралашу турында оныта. Мондый очракларда аларга әти-әниләре юл күрсәтергә, кешеләргә карата яхшылык кылу, аларны аңлау һәм гафу итү, үз гамәлләре өчен җаваплы булулары турында исләренә төшереп торырга тиештер, минемчә. 
Лилия ГАЛЛӘМОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: