Туган як

Ирең кем, синең?

Бибисара, иреңнең кытай календаре буенча кайчан туганын төгәл хәтерлисеңме? Нәрсә, нәрсә, белмим, әйтә алмыйм, кызыксынганым юк дисеңме? Кит, бигрәк тагын, шуны да белмәскә...Кирәк булгач, үз иремнең йолдызнамәсен күптән өйрәнеп куйдым. Безгә ирләребезнең кайсы елны нәрсә кылачакларын алдан белеп тору зыян итми. Әнә өстәге күршемнең ире, быел пенсиягә чыгам дип хыялланып йөргәндә, тагын биш ел өстәп куймасыннармы. Нишлисең, ул Ат елында тугач, аңа егылганчы эшләргә генә кала дип әйтмичә, ни дисең тагын? Әтәч елында туган икенче күршебез хатын-кыз арасында купшыланып йөрергә ярата. Хәләле әйтүенчә, ул һәркөнне кичен киенеп-ясанып, каядыр чыгып китә, ди. Тагын берсе, Эт елында тугангамы, фатирын саклап беркая бармый, хатынын да чыгармый икән. Биби, иреңнең көнчыгыш календаре буенча кем булуын белү хатын-кыз өчен бик кирәкле нәрсә ул.

Бервакыт астагы күршебез, ремонт ясыйм дип, перфоратор сорап керде. Ирем өйдә булмагач, шкаф киштәләрен үзем актара башладым. Шуларның берсеннән перфоратор тартмасын табып селкеп карауга, эченнән пачкы-пачкы акча коелып төшә башлагач, куркуымнан йөрәгем туктый дип торам. И-и, Бибисара, шулчакны күрше ире алдында ничек каушап калуымны күрсәң иде! Бездә шулкадәр күп акча булуын күргән кешенең әллә ни уйлавы бар бит. Әле ярый: «Берни юк монда, кайткач хуҗаның үзеннән сорарсың», – дип, борылып басып, ул акчаны каплап кала алдым. Кичен ирем эштән кайтып керүгә: «Нәрсә бу?! – дип, теге акчаны каршына китереп куйдым.
– Син оятсыз, яшь сөяркәң белән акча җыеп, берәр кая олакмакчы булдыңмы әллә?» – дип сорагач, бахырым бөтенләй өнсез калды. Бибисара, белсәң иде, гомерем буена авызыма гына карап торган, миңа каршы сүз әйтергә дә базмаган җан иясе бит ул! Алай да, дерелдәвеннән туктап, бу акчаның үзенә каян килүен аңлатып бирерлек кенә көч таба алды. «Белмим, нишләптер минем һәрчак запаска акча җыясым килде», – дигән булды. Шулчакны башыма: «Карале, күсе бит бу!» – дигән уй китереп бәрде. Әй, Бибисара, үз иремнең кытай календаре буенча Күсе елында туганын бөтенләй онытып җибәргәнмен. Димәк, монда шаккатмалы берни юк! Ул озын койрыкларның запаска әйбер җыю гадәте барлыгы беркемгә дә яңалык түгел. Җанкисәгем прокурор каршында торгандай: «Булсын өчен, сиңа сиздермичә генә ике җирдә эшләп йөрдем, барысын да йортка ташыдым», – дип сөйләп бирде. Баштарак кызып китеп аның белән әллә ниләр кылмакчы идем, тик ирем дөресен әйткәнгә, күңелем йомшарып китте. Бер уйласаң, ничек кичермисең инде, алдыңда дөнья хәтле акча торсын әле!
Бибисара, ул акчаны син һаман кая куйдың дип сорыйсың, әрәм итмәдем, шатлыгымнан тешләремне яңарттым, өсбашымны яңабаштан алыштырдым. Ел бетеп килә, телевизордан биш минут саен: «Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә», – дип тукып торалар. Җитсен, без моңа күптән әзер инде. Ни бит, Биби, яшерен-батырын түгел, киләсе Күсе елына күптән зур өметләр багылап торам. Дөрес булса, ул күсе халкы җыйган запасын яшереп куя да, соңыннан онытырга мөмкин дип әйтәләр. Сиңа гына әйтәм, иремнең гаражында инструмент белән шыплап тулган тагын бер шкафы бар. Ничек кенә шуны барып карыйсы, анда да иремнең җыелган запасын тапсам, сөенечемнән йөрәгем кабат лепелдәп куяр иде! Өстәвенә, бакча будкасында да бер өем инструмент ята. Кар көртләре аша булса да, будка ишеген ничек тә каерып ачар идем әле, чөнки анда да яшереп куйган перфоратор бар. Бибисара, иремнең запаска шултикле акча туплый алуына аптырама, әйткәнемчә, Күсе елында туган ич ул! Их, перфоратор тартмасыннан кабат пачкасы белән акча тапсам, нәрсәләр генә эшләр идем икән?! Врачлардан күптән белешеп куйдым, бу акча гәүдәмнең артык-портык җирләрен кискәләп-төзәткәләргә дә җитә дип әйттеләр. Хатын-кызга матураеп, яшәреп китәргә кайчан да соң түгел. Шулай сылуланып киткәч, табылган акча берәр җылы якка барып, ял итеп кайтырга да калыр иде дим.
Кит, Биби, юкны сөйләмә, курыкмыйча, нишләп яңадан кияүгә чыгыйм ди! Юк, дустым, Күсе елында туган үз иремнән дә яхшырагын табып булмас ахры. Тапмыйм да, эзләмим дә, аннан да шәбрәге каян килеп булсын ди! Тукта, йолдызнамә буенча иреңне кем дип әйттең әле? Хәтерләмисең?!... Ярар, бер яктан монысы бәлкем, хәерлерәктер дә, әле белеп булмый, кемгә кем туры килә бит!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: