Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Җирдә яшәүнең мәгънәсе

Беләсеңме, Әнфисәкәем, дустым булганга гына әйтәм, серләремне бүтән кеше белән бүлешкәнем юк.

Гомрем буе зур күкрәкле, олы артлы, нечкә билле хатыннарга кызыгып яшәдем мин. Ориентация юнәлешеңне үзгәрттеңме әллә, дисеңме? Юк, юк, көлмә! Үземнеке учка тотарлык та булмагач, менә, пластик операция ясатып, күкрәкләремне зурайттым. Күпмедер вакыт йөргәннән соң, авыр күкрәкләрем алга тартып, билем авырта башлагач, аңладым: тигезлекне саклар өчен каршы йөк – противовес кирәк. Әйе, артымны зурайттым. Элекке кырык дүртенче урынына хәзер алтмышынчы үлчәм киям. Каршыга килүче ирләрнең ялкынлы карашлары башта күкрәгемә төшә, узып киткәч, муеннарын сындырырдай итеп каерыла-каерыла артка карап, күзләреннән чыккан утлы укларын минем тарафка аталар. Ә мин бар булган байлыгымны уйнаткалап, тек-тек атлавымны беләм. Күз атулары өчен алардан акча сорап булмый, кәнишне, әмма ләкин үзеңә карата шундый игътибар тою бик тә рәхәт икән ул, ыслушай. Җирдә яшәвеңнең мәгънәсен аңлый башлыйсың!
Ә-ә, акча дисеңме? Ул яктан бик кайгырган юк, спонсорым бар. Теге, бергә укыган Хәмитне беләсеңдер бит инде, шул булыша. Эшмәкәр ул. Акчасын жәлләми.
Тагын, менә, билемне нечкәртмәкче булам әле, Әнфисәкәем. Тик бераз шөрләтебрәк тора. Хирург ике аскы кабыргамны кисеп алырга кирәк булачак ди. Ансыннан исән-сау котылсам, авызымны зурайтып, иреннәремне кабарттырырга ниятләп торам әле.
Алыштырмаган кай җирең кала дисеңме? Әй, бар әле ул, бар! Бөрешкән, тартышкан җирләрем бик күп. Алла бирсә, аларга да чират җитәр!
Башыңны алыштырырга кирәк, дисеңме? И-и, юләр, аннан соң мин гел икенче кеше булам бит инде!  Яңа паспорт алырга кирәк булачак. Бу сиңа чит илгә чыгар өчен генә түгел, кыскасы, мәшәкате би-и-и-к күп булачак аның, мәшәкате-е-е!  
Инсаф КАШАПОВ. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев