Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ир-атлар һәм хатын-кызлар

Гаилә бюджеты акчасы кемгә күбрәк тотыла: иргәме әллә хатынгамы? Минемчә - ирләргә. Минем сүземне телевизордан көнгә йөз мәртәбә күрсәтелә торган рекламалар да раслар. Аларны караганнан соң, ирләрдән дә затсызрак кеше юк бугай дөньяда дип уйлый башладым әле. Ни өчен дисезме? Әллә үзегез реклама карамыйсыз? Менә бу язманы укыганнан соң игътибарлырак...

Гаилә бюджеты акчасы кемгә күбрәк тотыла: иргәме әллә хатынгамы? Минемчә - ирләргә. Минем сүземне телевизордан көнгә йөз мәртәбә күрсәтелә торган рекламалар да раслар. Аларны караганнан соң, ирләрдән дә затсызрак кеше юк бугай дөньяда дип уйлый башладым әле. Ни өчен дисезме? Әллә үзегез реклама карамыйсыз? Менә бу язманы укыганнан соң игътибарлырак булыгыз. Әлегә әйтеп үтәм: аяк бармакларында гөмбә авыруы, арт якларында, гафу итегез, геморрой, чәчләрендә кавык... Боларны дәвалау өчен, беләсезме, күпме акча кирәк булачак? Ярар, дәвалап кеше иттең дә ди, әле бит үзләрен тулы канлы ир-ат итеп сизсеннәр өчен дә "дәртләндергеч" дарулар эчәргә туры килә. Анысы да ат бәясе тора. Әле акыл ягы да чамалы булса яшь вакытын сагынып роликларда йөрергә дип чыгып китәргә мөмкин, артрит, ревматизм дигәннәрен онытып.

Дөрес, тагын шул әлеге дә баягы рекламага ышансаң, бер яхшы яклары бар икән- алларына нәрсә куйсаң, шуны мактап ашыйлар. Татар хатын-кызлары ирләрен өчпочмак, бәлеш, кыстыбый пешереп нәрсәгә мәшәкатьләнәләрдер? Әнә, рекламадагы ирләр "Доширак"ны бик исләре китеп, яратып ашыйлар, кибет пилмәнен дә сыптырып куялар. Тик монысында чамасын белегез. Чөнки, күптән түгел генә минем кебек рекламалар белән җенләнгән бер хатын, аларча кыланам дип, кибеттән пилмән сатып алып, ире кайтуга шуны гына пешереп куйган булган, ире пилмәнле кәстрүлен башына каплап куйган.

Ә хатын-кызлар өчен күрсәтелә торган рекламалар матур! Яныгыздан рекламадагы кызлар кебек, кулларыбызны күтәреп, дезодорант исләре чыгарып үтеп китсәк, артыбыздан егылып каласыз бит.

Хатын-кызга түккән акчагызны кызганмагыз, ирләр. Безнең бар кылган гамәлләребез сезнең күзгә матур күренү өчен бит. Матурлык - көчле корал, ә яхшы коралның бәясе дә кыйммәт булырга тиеш. Ягез санап китик:

Кулларда ясалма тырнаклар - 1 мең сумнан башлап, ясалма керфекләр - мең ярым сум, чәчләрне калынайту һәм өстәмә үстерү 10 мең сумнан башлана. Яшь арткан саен биттә җыерчыклар күренә, алар да хатын кызны бизәми. Бу җыерчыкларны 6 ай саен 10-15 меңлек укол кадатып тигезләтеп торырга кирәк. Ир-атларның күзләре матур күкрәкләргә төшә, аларның бәясе 70 мең сумнан башлап. Ап-ак тигез тешле авыз белән "голливуд елмаюы"н табигать бүләге дип уйлыйсызмы әллә? Булган ди сиңа! Тешләрне тигезләтү, агарту үзе 100 мең сумга баса. Тагын "лазерная эпиляция" дигәннәрен әйтсәм - монысын кирәксез урыннарда үскән төкләрдән котылу дип аңлагыз - 25 мең сум тирәсе. Вәт үзегезнең яныгызда шундый "корал" йөртерлек акчагыз бармы? Юктыр, шул... Шуңа күрә дә инде сез кавыклы, гөмбә авырулы тәпиле булсагыз - без, җыерчыклы, йонлы аяклы, кыска керфекле һәм агара башлаган чәчле...

Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X