Туган як

Ипи-тозлык кына түгел...

Алтынчы сыйныф балаларына укытучы өй эше итеп гаиләдәге вәзгыять турында язарга кушып җибәрде.

Бу сүзне укытучы апасы авызыннан ишетсә дә, аның мәгънәсен аңламаган бәләкәй Кәрим, өйгә кайтып керүгә сораулы карашын әтисенә текәде. «Белмим, ишеткәнем юк, әниеңнән сора, ул авылда туган», – дип, тегесе малаеннан котылырга теләп, плитә тирәсендә кайнашкан хәләл җефете ягына карап куйды. Әмма үз эшенә чумган әниләре дә: «Авылда тусам да, шәһәр мәктәбендә укыдым, әтиең ике институт бетерде, бик белдекле булып кылана,  бу сүзне әйтсә ул әйтер», –  дип, улын оста гына кире борып җибәрде. «Аның каравы, авылда яшәгән әниең янына атна саен кайтып торасың, син татарча белергә тиеш», – дип, әтиләре һаман бирешергә теләмәде. 
– Авылга еш кайтуымны ошатмасаң, әйдә әнине монда алып килик.
– Аның йортын нишләтәбез, сатабызмы?
– Әни монда күчеп килергә уйласа, сатмый кая барасың.
– Ә акчасын? Йорт саткан акчаны кая куябыз? Димәк, яңа машина алабыз...
– Алмый тор әле. Машина алып бирергә әнинең үз малае бар.
– Ничек инде?! Безнең фатирда яшәп, йорт саткан акчага малаена машина алырмы? Юк, дөрес түгел бу! 
– Дөресме-юкмы, йорт әнинеке, акчасын нишләтә, анысы аның эше.
– Аның малаеның болай да машинасы бар. Нәрсәгә аңа ике иномарка? Бераз кияве турында уйласа да зыян итмәс иде.   
Бу минутта өй эше яза алмавын аңлап өлгергән Кәрим әкрен генә үз бүлмәсенә кереп шылды. Икенче көнне укытучы: «Улыгыз дәрескә әзерләнеп килмәгән, – дип, сотовыйдан аның әтисенә хәбәр итте. – Аны ачуланасым килми, әйе, өйгә бирелгән язма эшне үтәмәгән, әмма әти-әнисенең әңгәмәсен смартфонына яздырырга өлгергән. Сезнең сөйләшүне тыңлагач, гаиләгездәге вәзгыятьне аңладым кебек, дөрестән дә, бик кызык яшисез икән».
Берничә көннән укытучы балаларга гаиләдәге икътисад темасын ачарга кушып җибәрде. Малайның әтисе бу юлы да берни аңламаганга, барлык шкафларны актарып, татар сүзлеген эзли башлады. Адәм көлкесе, ике югары белеме була торып, моңарчы икътисад сүзен белми йөрсен әле! Сүзлектә язылганча, Кәримнең әтисе үзенең инде ничәмә еллар буе икътисадчы булып эшләвен аңлагач, бик нык гаҗәпкә калды. Акчаның кем кулында икәнен исәпкә алып, алар гаиләсендә хәләл җефетенең күптән баш икътисадчы булуын да ул аңлап өлгергән иде инде.
Иртән эшкә барганда, подъезддан чыгуга берничә күрше юкбарны сөйләшеп тора иде. Аларның берсе:  «Безнең малайга сәясәт турында язарга кушканнар, кич буе баш ватып утырдык, тәки моның нәрсә булуын ачыклый алмадык», – дип зарланды. Кәримнең әтисе моны ишетүгә: «Сездә кем баш, синме, хатыныңмы, гаиләдә дөрес сәясәтне шул билгели», – дип көлеп куйды.
Кич чүп түккәндә ул теге күршесе белән кабат очрашты. «Ни бит, хәләл җефетемнеке белән минем сәясәт капма-каршы булып чыкты, менә аның нәтиҗәсе», – дип, күршесе чүп чиләге төбендәге тәлинкә һәм чынаяк ватыкларын күрсәткәч, барысы да аңлашылды. 
Хәзер бәләкәй Кәрим мәктәптән берәр яңа сүз ишетеп кайтса, әтисе иң беренче эш итеп, татар сүзлеген актара башлый. Теге юлы вәзгыять сүзен аңлап бетермәгәнгә, авызы пеште, машинасыз калды. Кем белгән аны алда ни буласын, шуңа ул сүзлекне еракка яшерми, кирәге чыгар дип, һәрчак кул астында тота. Дөрестән дә, бүген үз телеңне рәтләп белми торып, сине бик оста итеп кәкре каенга терәтүләре бар! 
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: