Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ипи башны төзәтми шул

Шулай да була

Беренче гыйнвар иртәсе. Кунаклар күп булганмы, белмим, иртән торсам, ашарга ипи юк. Киендем дә кибеткә йөгердем. Миннән алда «баш төзәтүчеләр» килеп баскан иде инде.
Чират миңа җитте. Сатучының:
– Сиңа нинди сыра бирим? – дигән соравына:
– Миңа сыра кирәк түгел, ашарга ипи кирәк, – дип җавап бирдем.
Сатучы миңа күзлеген киеп тә, маңгаена күтәреп тә карады. Әйтерсең лә, мин НЛОдан төшкән...
– Нәрсә-ә-ә?!
– Ипи кирәк, – дим, – ашарга!
– Егерме ел сатучы булып эшләп, беренче гыйнвар иртәсендә ипи эзләп йөргән кешене беренче тапкыр күрәм! Беренче гыйнварга хәтта ипигә заказ да бирмибез, барыбер алмыйлар...
Шулай итеп, беренче гыйнварны иписез уздырырга туры килде.
Киләчәктә Яңа елның беренче иртәсендә ипи эзләп йөрмәгез, барыбер таба алмассыз! Утыз беренче декабрьдә, алдан хәстәрләп куегыз.

Мирзанур Шәймурзин

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев