Туган як

Инстинкт

– Гаптери, дөресен әйт, синдә хатыныңа карата берәр инстинкт бармы?

– Бар, нишләп булмасын. Кесәмдә акча булганда хатын сораганчы тизрәк яшерү теләге туа башлый.
– Анысы миндә дә булгалый. Юк, Әптер дус, бу инстинкт түгел, курыкканга шулай була ул. Инстинкт дигәне башка нәрсә. Синдә хатыныңа карата берәр хис бармы, ягъни аңа җылылык тоясыңмы дип әйтүем?
– Ничек кенә тоям әле! Кайчагында мәҗлестә утырганда ул артыгын сөйләшсә, шундук кабыргасына төртәсе килә башлый.
– Нәрсә? Шундук  төртәсеңме?
– Юк, син нәрсә. Холкы дуамал аның, төртеп кара, ничек очканыңны сизми дә калырсың.
– Син, Гаптери, минем нәрсә турында сөйләвемне аңлап бетермисең, ахры. Ярар, башкачарак әйтеп карыйм. Син яшь чагыңда хатыныңа ни өчен өйләндең, шуны әйтеп бир. 
– Ни өчен дип, кирәк булгангадыр... Әни кызлар шәһәргә качып бетә, юләр сатып йөрмә, өйдә эш җитәрлек, өйлән тизрәк дип ачулангач, кая барасың.
– Димәк өйләнгәндә берни сизмәдең?
– Булачак хатынымның үземнән биш яшькә олырак булуын сиздем. Тик моны башкаларга әйтмәдем.
– Гаптери, хатының сиңа чыкканда ни дип әйтте. Яратам дидеме?
– Вакыты җиткәч, ни дип әйтсен ди. Чыгып карыйм әле, аннан күз күрер дигәнен хәтерлим.
– Их, булмады бу, Гаптери дус, тел төбемне аңламыйсың. Хәзер хәләл җефетеңнең туган көненә бүләк биргәндә яратам дип уйлыйсыңдыр, шулаймы? 
– Нинди ярату ди ул? Аңламыйм синең ул инстинкт дигән нәрсәңне. Бүләкне хатыныма  тоттырганда нәрсә уйлаганым билгеле. Эчтән генә, бу юлы кыйбаткарак төште ахры дип, сыкранып куйгалыйм. Бары шул гына. 
– Юк, Гаптери, бөтенләй икенче нәрсә турында сөйлим. Ул хис һәр ирдә була. Ачуымны китерә башладың. Турыдан бәреп әйткәнне көтәсеңме әллә?
– Тәмам тинтерәттең. Ул инстинкт дигәне миндә буа буарлык. Шуның буенча йокыдан торам. Инстинкт буенча ашыйм. Йокым килсә йокларга ятам. Сиңа кайсысы кирәк?  
– Сүзем бөтенләй башка инстинкт турында. Хәләл җефетең  белән рәттән торганда нинди хисләр кичерәсең, нәрсә турында уйлыйсың?
– Монда баш ватып торасы юк, кайчан ашатыр икән, дип уйлыйм. 
– Их, Гаптери, синдә ашау кайгысы гына. Болай яшәп булмый. Инстинктсыз яшәве бик читен ул. Белмим, моңарчы ничек яшәгәнсездер!
– Ничек дип... Ул турыда уйлаган булмады. Кешедән калышмадык.  Яңа йорт салдым, әнә балалар үсеп килә. 
– Менә, менә, нәкъ өстенә бастың. Балалар яратусыз булмый ул. Монда аерым бер инстинкт кирәк. 
– Нинди инстинкт? Син бигрәк инде. Сез газет-журнал уку белән артык мавыгасыз, көне-төне телевизор карыйсыз, шуннан килә бу. Минем хәләл җефетем гади бухгалтер булып эшли, коры саннардан башканы белми. Безнең гаиләдә өч бала була диде һәм шуның белән вәссәлам! Дүртенчесе турында сүз кузгатса, эш миннән тормас. Хәләл җефетемне яратаммы-юкмы, кистереп әйтә алмыйм, әмма аннан башка яши алмам кебек. Бер уйласаң, ул инстинкт-фәләннән башка гына да яшәп буладыр бу дөньяда. Буламы, ничек уйлыйсыз, җәмәгать!?
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: