Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Инеш кайный

Инеш кайный

Тамчы бии су өстендә,

Инеш кайныйдыр сыман.

Гаҗәпсенеп туктап калдым,

Пар күтәрелә судан.

 

Быгыр-быгыр кайный инеш,

Гүя балык шулпасы.

Инеш-ага, балык-исән,

Юк бер нидән куркасы.

 

Мунча керә төсле таллар,

Кайнар инеш парында.

Мин кызыгып карап торам,

Шушы инеш ярында.

 

Нәрсә булмас, туган як бит,

Ышануың да тиздер.

Бүгенгедәй күз алдында,

Әкияти шул мизгел.

Рифкать Имаев

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев