Туган як

«Илле түгел, кырык бит инде...»

Шулай бервакыт...

Мөслим яклары табигатькә генә түгел, уңган һәм талантлы кешеләргә дә бик бай. Әтиемнең туган ягы булгангадыр, мөслимлеләрне нык яратам. Туган-тумача да күп ул якта, һәрберсе эшчән һәм булдыклы, матур өйләр салып, үзләренчә «җир җимертеп» яшиләр. Шуңа өстәп, тагы җор теллеләр, бигрәк тә безнең Рәфис кияү. Дөньяны күп күргән, һәрнәрсәгә үз фикере бар, сөйләшкәндә җавапка һич аптырап тормый...

Бервакыт райүзәккә машинасын иминиятләргә бара ул. Конторга килеп керсә, өстәл артында авылдашының бер кызы утыра икән. Кәттә генә киенеп, авыз-күзләрен бай бизәтсә дә, күрше абыйсын танымаган бу. Бланкларны тутырганда «Авыл исемен русча әйтегез!» – дигән кызый. Кияү ике уйлап тормый, «Наратасты» урынына «Подсосновка» дип җавап бирә. Бланкны тутыргач, тегесе: «Районда андый авыл юк бит», – дип аптырагач, начальнигы янына кереп китә. Ә ул озак уйламаган, «урыслашкан» исемне сызган да астына татарча язып куйган.

– Нигә шулай миннән көлдегез, – дип, озак үпкәләп тә йөргән әле күрше кызы...

Туганнар җыелган чакта кияү яшь чакларын, армиядә булган чорларын тәмләп искә төшерергә ярата. Ул вакытта әле бердәм ил булган Чехословакиядә хезмәт иткәндә увольнениегә чыга бу. Шунда бер кибеттә бик матур пыяла савыт күрә. Урысчаны да чамалы гына белгән яшь солдат бармагы белән шул кечкенә вазага төртеп күрсәтә. Сатучы ханым елмаеп: «Да, да, десерт савыты», – дип җавап кайтарган. Ә солдатка бу сүзләр «пятьдесят» дип ишетелгән.

– Юк, монда бит 40 крона дип язылган, артыгын түләмим, – дип, озак бәхәсләшкән солдат.

Сатучы һаман: «Әйе, десерт савыты», – дип кабатлый икән. Шулай озак тарткалашканнан соң, кибеткә бераз урысча сукалаштыра торган чех карты керә. Әле генә авылдан армиягә чакырылган солдатка «десерт» сүзенең мәгънәсен төшендерү өчен бик озак интеккән ул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: