Туган як

Җиләклектә

Кырын ятып җиләк җыйдым, Туган авылым тавында.

Җәйге көннең иң озыны,
Иң кызуы чагында.

Ак яулыклы әбиләр дә,
Түбәтәйле картлар да.
Сөлек кебек чибәрләр дә,
Килгән шушы якларга.

Җыялар тау итәгендә,
Җыялар тау башында.
Җиләк эзләп килеп чыкты,
Бер чибәркәй каршыма.

Үзе тулып пешкән җиләк,
Сүзе җылы кояштай.
Күзләренең зәңгәрлеге,
Зәңгәр күккә охшашкан.

Сылу фәрештәгә карап,
Сүзсез калдым, тотлыктым.
Аңга килгәч... өреп кенә,
Ак җәймәгә утырттым.

Сүзләр ялганды сүзләргә
Йөрәкләр ярсып типте.
Җиләклектә искән җил дә,
Безгә чәчәкләр сипте...

Искә төште яшьлек язым,
Быел җиләккә баргач,
Сөйгәнемә сыенганда,
Җиләкләр җыеп аргач.
Нур Абдул.

Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: