Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Җиләк исе килгән һава...

Бер көнне шиномонтажга кереп чыгарга туры килде. Машинада йөргән кеше яхшы белә: чират булса, ярыйсы гына көтәргә туры килә анда. Әле, җитмәсә, минем көпчәкләр белән мәшәкате дә күбрәк килеп чыкты. Утырам шулай эш беткәнне көтеп ишегалдында, ә шиномонтаж каршысына кәттә генә бер машина килеп туктады, аннан исә чибәр генә бер...

Бер көнне шиномонтажга кереп чыгарга туры килде. Машинада йөргән кеше яхшы белә: чират булса, ярыйсы гына көтәргә туры килә анда. Әле, җитмәсә, минем көпчәкләр белән мәшәкате дә күбрәк килеп чыкты.

Утырам шулай эш беткәнне көтеп ишегалдында, ә шиномонтаж каршысына кәттә генә бер машина килеп туктады, аннан исә чибәр генә бер ханым төште. Ханым дип, яше артык зур түгел моның. Кыскасы, аның дә көпчәкләрен төзәтеп бирергә кирәк икән. Башкалар каршы килмәгәч, осталар моның эшен чиратсыз гына башкарырга булды: хатын-кызның күңелен кайда да күрергә кирәк бит! Беркетәсе урынын беркетеп, ямыйсы җирен ямап бетергәч, осталарның берсе чибәр ханымга гади генә бер сорау бирде:

- Сезнең көпчәккә нинди hава тутырырга?

- Ә сездә ниндие бар соң?

Әңгәмәнең калган өлешен көлмичә берничек тә тыңлап булмый, әмма шиномонтаждагылар үзен Шамкай итеп хис итәргә өлгергән оста егетнең эшен бозмас өчен ничек тә түзәргә тырышты.

- Бездә сайлап алу мөмкинлеге зур. Кирәк икән -

җиләк исе килгәнне тутырабыз, алма, апельсин, чия кебекләре дә бар...

- Ә күпме тора?

- Кыйммәт түгел, сезгә ташлама да ясыйбыз, нибары 1 мең сум, була.

- Алайса, миңа җиләк ислесен тутырыгыз. Дүрт көпчәккә дә.

Бу вакытта шиномонтаждагы ир-ат халкы шартлар дәрәҗәгә җиткән иде инде. Әмма түзәргә кирәк. Ә чибәр ханымның машинасындагы көпчәкләргә «җиләк исе килеп торган» hава тутырдылар hәм ул бик җитди, шул вакытта башкалардан бераз гына булса да өстенрәк икәнен ассызыклаган кыяфәт чыгарып китеп тә барды. Шиномонтаж ир-егетләр кешнәвеннән бик озак яңгырап торды.

Тик бу вакыйга моның белән генә бетмәгән икән әле. Өч көннән миңа янә шул ук шиномонтажга кереп чыгарга туры килде. Эш беткәнне көтеп утырам шулай, ишек төбенә тагын шул ук кәттә машина килеп туктады, ә эченнән бу юлы теге чибәр хатын-кыз түгел,ә ыспай гына киенгән бер ир-ат чыкты hәм барысынада күз йөртеп чыккач, кулына чүкеч тоткан егеткә карап:

- Өч көн элек бу машинадагы көпчәкләрне сез төзәттегезме?

Хәзер инде авыз ерырлык сәбәп калмаган иде. Ә бәлки, ул берәр түрә-мазардыр?..

- Кайсы оста башкарды инде ул эшне?

Кыскасы, мондый кырыс, җитмәсә әле кәттә дә кешедән төрлесен көтәргә була. Тик качып котылып та булмый. Шунда арттагы ишектән шиномонтаж хуҗасының башы күренде:

- Әйе, без ясаган идек...

-Минем хатынның көпчәкләренә җиләк исе килә торган hаваны сез тутырдыгызмы?

- Соң, бит без...

Шунда көтелмәгән хәл булды.

- Менә сиңа тагын 1 мең сум, күптән болай рәхәтләнеп көлгән юк иде, - диде ир-ат, авызын колагына кадәр ерып.

- Инде өч көн туктый алмыйм, көлә-көлә эчләр катып бетте. Мин генә түгел, бөтен иптәш егетләр тәгәри-тәгәри көлде. Әле ярый, заправкада җиләк бензины тәкъдим итмиләр, минем хатын ишеләргә анысы кыйммәткәрәк төшәр иде...

Билгесез автор.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев