Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Илдар белән очраштык

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия иясе, язучы Илдар Хәйруллинга шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә тагын бер мәртәбәле бүләк - Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. Әлмәттәге тантанадан кайтуга ук, үзенең тойгылары, уй-кичерешләре белән уртаклашыр өчен, танылган юмор остасы Илдар әфәндене Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә очрашуга чакырдык. Армия хезмәтен...

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия иясе, язучы Илдар Хәйруллинга шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә тагын бер мәртәбәле бүләк - Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. Әлмәттәге тантанадан кайтуга ук, үзенең тойгылары, уй-кичерешләре белән уртаклашыр өчен, танылган юмор остасы Илдар әфәндене Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә очрашуга чакырдык.
Армия хезмәтен десант гаскәрләрендә үткән Илдарны авыр язмышы инвалид арбасына утыртса да, бу көчле рухлы ир-егет «Туган як» чыга башлаган беренче көннәрдән газета укучыларны үзенең юмористик хикәяләре белән сөендереп яши. Ул хикәяләрне укыганда, кайсыбыз гына авторының тормышы дүрт стена һәм телевизор белән чикләнгән дип күз алдына китерә икән?! Илдар бит һәркемгә якын темаларны халыкча гади һәм җанга барып җитәр дәрәҗәдә оста итеп язу сәләтенә ия. Табигый сәләткә ия!
Бәлки шуңа күрә дә, китапханәбездәге кичәгә, Илдар белән очрашуга килүчеләр арасында, Түбән Каманың ихтирамга ия кешеләре бик күп иде. Алар арасында - муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альберт Дирзизов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева, аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллин, Фәтхулла Абдуллин җитәкчелегендәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, «Берегиня» пенсионерлар клубына йөрүчеләр, «Илһам» эстрада ансамбле җырчылары Миләүшә һәм, шулай ук, Илһам Сытдиков, мәктәп укытучылары, педагогия колледжы студентлары һәм, әлбәттә, китапханәнең даими укучылары.
Китапханәгә Илдарның тормышта һәрьяклы терәге булган хатыны һәм һәр язган юмористик хикәясенең иң беренче әдәби тәнкыйтьчесе булган хатыны Рузалия белән бергә килгәнен дә әйтим. Гомумән, Илдарның гомерлек ышанычлы юлдашы буларак та, сүрелмәс-сүнмәс яшәү дәрте белән дә һәммәбезгә үрнәк ул Рузалия!
Язучы, юмор остасы Илдар Хәйруллинның Казандагы Татарстан китап һәм, шулай ук, «Сүз» нәшриятларында дүрт китабы дөнья күрде: «Бүген - 1 апрель!» (1999 ел), «Юмористик хикәяләр» (2004 ел ),
«Алай түгел, болай ул...» (2007 ел), «Ерып чыгарбыз» (2012 ел). Әнә шул «Ерып чыгарбыз» китабы Илдарга С.Сөләйманова исемендәге бүләкне алып килде!
Китапларның барысы да Түбән Кама шәһәрендәге һәм районыбыз авылларындагы китапханәләрдә урын алды. Күбесе - авторның үзенең китапханәләргә бүләге буларак. Илдар әфәнде бик юмарт, ул үзенең «Бүген -
1 апрель!» китабының 150 данәсен - Түбән Кама китапханәләр системасына, 100 данәсен республикабыз китапханәләренә бүләк итте. Бүгенге көндә бу бик сирәк очрый торган юмартлык үрнәге!
Юмор остасының китапларын халык бик яратып укый. Әлбәттә, без китапханәчеләр, дә, бу максаттан даими эш алып барабыз: күзәтүләр, әңгәмәләр һ.б. аша күпсанлы укучыга Илдар иҗатын җиткерәбез. Иң отышлысы - Илдар Хәйруллинның үзе белән очрашулар. Сүз уңаеннан, бу соңгы очрашуга да Әнфисә Фәйзетдинова бай эчтәлекле сценарий язды һәм, бу чараны, танылган язучының тормышы, иҗаты турында һәркемнең күңеленә үтәр дәрәҗәдә оста итеп алып та барды.
Г.Тукай китапханәсенә язучы Илдарның үзен күрергә, иҗаты, тормышы белән якыннан танышырга килгән күпсанлы китап укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетеп, Хәйруллиннарга хәерле тигез гомер теләделәр. Иҗат һәм яшәү дәртен җуймыйча, түбәнкамалыларны яңадан-яңа юморескалары һәм китап-
лары белән шатландырырга язсын Илдарга.
Рәмзия КАМБИЕВА,
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X