Туган як

Их, шул юклык!

Мөхәммәтзәкинең эштән кайтып килүе иде. Каршысына килгән яшь ханымны күреп, туктап ук диярлек калды. Нәрсә бу: төшме, өнме? Каршы килүче нәкъ аның яшьлек мәхәббәте Гөлшaһидә төсле иде. Барып кочып алырдай булса да, бала җитәкләгән хатынны туктатып: «Кызым, әниеңнең исеме ничек, син кайсы якныкы?» – дип сорарга кыюлыгы җитмәде. Уйлар өермәсе аны яшьлегенә алып кайтты...

Сугыштан соңгы авыр еллар. Мөхәммәтзәкинең әтисе яу кырында ятып калды. Йортлары җимерелә башлагач, малай белән әнисе ферма өенә күчәргә мәҗбүр булдылар.
Берничә елдан Мөхәммәтзәки буй җиткән егет булды. Әмма яшәүләре һаман да ферма өендә иде. Ярлылык баштан ашкан: өскә кияргә киеме, авыз тутырып ашарга ризыгы юк. Ә яшь йөрәк моны аңларга һич кенә дә теләмәде. Мөхәммәтзәки дә башкалар кебек үк гашыйк булды. Үтә дә сөйкемле һәм чибәр, олыларга карата итәгатьле Гөлшаһидәгә. Аның тал чыбыгыдай нечкә биле, сөрмәле күзләре, ягымлы тавышы ничәмә ничә еллар инде төшләренә кереп җәфалый, исенә төшкән саен үзәген өзә.
Кыз да егетне үз итте. Мөхәммәтзәкине күрү белән, бит очларына ут капкандай була. Гөлшаһидәгә кызыгучылар, аны үзенеке итәргә хыялланучылар бер Мөхәммәтзәки генә булмый. Гөлшаһидәләрдән ерак түгел генә яшәгән Илгизәр дә кызга гыйшык тота. Аларның тормышлары Мөхәммәтзәкиләрнекеннән күпкә  хәллерәк. Чөнки аның әтисе сугыштан исән-имин кайтты, йорт-җирләре дә ару.
Бер кичне Гөлшаһидәне озата кайтканда, егет аның кәефе юклыгын шәйләде. Төпченә торгач, кыз боегуының сәбәбен әйтте:
– Кирам абый малае Илгизәр яучы җибәргән. Әни ризалашты. Җомга  көнне никах укыталар. Иртәгә, кирәк-ярак эзләп, шәһәр кибетләренә баралар...
Мөхәммәтзәкине салкын коега төртеп төшерделәрмени?! Аның шушы минутта нинди халәттә калуын үзе һәм бер Алла гына белгәндер. Әгәр егет җаен таба алмаса, сөеклесе тиздән Илгизәр куенына керәчәк. Мөхәммәтзәки кызның тел төбеннән үзенә ябышып чыгу уе барлыгын да шәйләп алды. Әмма аны кая алып кайтырга? Ферма өенәме? Никах укытырлык кына ризыкны яки акчаны кайдан алырга? Әнә шундый уйлар егетнең миен яшен тизлеге белән көйдереп үтте.
Ни эшләмәк кирәк, егет әтисе ягыннан туганы Самат абыйсына барып ялынмакчы булды. Бәйнә-бәйнә хәлне аңлатты. Никах укыту өчен, иртәгә кичкә өстәл әзерләүләрен үтенде.
Тик Самат абыйсының әллә күршеләре белән араны бозасы килмәде, әллә Мөхәммәтзәкинең хисләре саф булуына шикләнде, әмма әйтелгән вакытка аш өстәле әзерләнмәде.
Мөхәммәтзәкинең әнисе улы өчен өзгәләнсә дә, берни дә майтара алмады. Ике яшь йөрәк Сак белән Сок кебек аерылышты. Әлеге кайгыдан һәм гарьлектән Мөхәммәтзәки авылда калырга теләмәде, бәхет эзләп читкә чыгып китте. Әнисенең ялварып елавы да, паспорт бирмичә интектерүләре дә егетнең юлына киртә була алмады. Бәлки, бәхетен тапкандыр да ул. Әгәр бәхетне матди байлыкка, җитеш тормышка гына кайтарып калдырсаң, ул, әлбәттә, бәхетле. 
Күп тә үтми шәһәрдә фатирын да алды, җиңел машинага да утырды. Хатыны Талия дә тырыш, уңган булып чыкты. Тышкы яктан барысы да ал да гөл шикелле. Әмма Гөлшаһидә йөрәк түрендәге урынны беркемгә дә бирмәстер, мөгаен. Кайтып барган җиреннән кире борылып, менә бүген дә теге хатын артыннан шактый ара ияреп барды бит. 
Гөлшаһидә дә Илгизәре белән әйбәт кенә яшәде. Өч бала бүләк итте ул аңа. Тик фаҗигале үлем көтмәгәндә Илгизәрне үз кочагына алып, хатынны тол калдырды...
Икенче җәйне Мөхәммәтзәки туган авылына кунакка кайтты. Әнисе күптән гүр иясе булганлыктан, ул Самат абыйларына тукталды. Бер кичне, ничектер, эче пошып, тәрәзә яңагына килеп сөялде. Ни күзе белән күрсен, узган ел Түбән Кама урамында очраткан яшь хатын үтеп бара. Мөхәммәтзәки гаҗәпләнеп җиңгәсеннән сорады:
– Бу бит Гөлшаһидәнең олы кызы Алсу, – дип, Мөхәммәтзәкинең шик-шөбһәсенә нокта куйды җиңгәсе.
– Гөлшаһидәнең кызы да тормыштамыни?
– Әйе, үзебезнең авыл егетендә кияүдә. Ике уллары бар, шәһәрдә яшәсәләр  дә, авылга еш кайтып йөриләр. 
Узган гомер аккан су кебек. Әле кайчан гына яшь Мөхәммәтзәки Гөлшаһидә өчен җан атып йөри иде. Их, шул чакта хәзерге җитешлекнең ник бер өлеше генә булмады икән?! Юклык, хәерчелек аркасында сөйгән ярыңны ятлар кулына бир инде, дигән уй көйдереп узды Мөхәммәтзәкине. Ул үрсәләнгән йөрәген басар өчен урамга чыкты, аннары су буена атлады. Кем белә, бәлки читтән генә булса да Гөлшаһидәсен күрер...    
Фёдор ЕРМАКОВ. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: